Баулы районында «Галактика балалары» палаткалы лагерьлар фестивале тәмамланды. Биредә Татарстанның 17 районыннан һәм шәһәреннән 200 бала катнашты. Смена социаль тотрыклылыкны, иҗади потенциалны үстерү һәм социаль файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү аша бүгенге хәлне үзгәртү максатыннан авыр тормыш хәлендә калган һәм профилактик исәп-хисапларда торучы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
«Ведомство буларак безнең төп бурычларның берсе-авыр тормыш хәленә эләккән яшүсмерләрне социализацияләүдә һәм үз-үзләрен тормышка ашыруда ярдәм итү. «Галактика балалары» фестивале кебек проектлар ярдәмендә балалар үз проблемаларыннан читкә тайпыла, яшьтәшләре белән аралаша һәм яңа дуслар таба ала. Әлеге чара ярдәмендә фестивальдә катнашучылар үзләренә яңа хобби яки күңелгә хуш киләчәк шөгыль таба алачакларына ышанам», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков.
Фестиваль вакытында яшүсмерләр өчен төрле мастер-класслар һәм конкурслар, күренекле спортчылар белән очрашулар, мәдәни программа оештырыла. Катнашучылар «Зарница» хәрби-патриотик уенын уйнадылар, спартакиадада һәм башка активлыкларда катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2006 елдан профилактик исәп-хисапларда торучы балалар өчен махсус палаткалы сменалар программасы гамәлгә ашырыла. Сменалар республика районнарында һәм шәһәрләрендә җәйге кампания кысаларында уза. Традицион рәвештә чатырлы лагерьларны гамәлгә ашыруның тәмамлануы булып «Галактика балалары» Республика фестивале тора.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә Татарстан һәм Кара диңгез ярлары лагерьларында җәйге сменалар дәвам итә. 96 оешма эшли, шул исәптән 7 чатырлы лагерь, аларның гомуми колачы 15 731 кеше. 32 лагерьда ата-аналары мобилизацияләнгән 211 бала ял итә. Республикадан читтә 1239 кешене колачлаган 5 лагерь эшли.