Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган Аделина Раимова Кырымда «Таврида.Арт» фестивалендә грант конкурсында җиңүчеләр рәтенә керде. Аның «Чын көч-синең эчеңдә» органнар донорлыгы темасына социаль реклама күргәзмәсе проекты 500 мең сум күләмендә грант ярдәме алды.
«Без укытучы Андрей Анисимов җитәкчелегендәге команда белән проектның экспертлар тарафыннан югары бәяләнүенә бик шатбыз! Безнең партнерларыбызга: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлекчәсенә рәхмәт белдерәсем килә. Сезне безнең күргәзмәдә көтеп калачакбыз», - дип уртаклашты җиңүче.
«Donate Life Russia» орган донорлыгын үстерү үзәге белән берлектә Аделина орган күчереп утыртуны көткән пациентларга җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итәргә тели. Трансплантация «Кара базар» һәм җинаятьчелек турында түгел, ә затлылык һәм коткару, өмет һәм башкаларга үлемгә китерүче авырудан тулысынча савыгу өчен икенче мөмкинлек бирү мөмкинлеге турында сөйләү.