28-30 август көннәрендә Казанда Казан Глобаль яшьләр саммиты узачак. Анда дөньяның 30 иле вәкилләре катнашачак: Индонезия, Ливия, Ливан, Иран, Пакистан, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Марокко, Камерун, Сенегал, Сомали, Таҗикстан, Кыргызстан һәм башкалар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, саммитның гаризалар бирү кампаниясендә дөньяның 88 иленнән 4000нән артык кеше катнашкан, алар арасында иң зур кызыксынуны Үзбәкстан, Пакистан, Ливия, Нигерия, Индонезия, Мисыр кебек илләр күрсәткән.
«Эшлекле программа кысаларында Татарстан җитәкчелеге, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшьләр корпусы, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык катнашында пленар сессияләр уздыру планлаштырыла. Быелгы саммитның төп көн тәртибе балалар һәм яшьләрне тәрбияләүдә традицион кыйммәтләрнең роле булачак», - дип билгеләп үтте Садыйков.
Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбар Садыйкова 2022 елда Казанның «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы» статусына лаек булуын искәртте. Яшьләр программасы барышында шәһәрдә 76 илдән мең делегат катнашында дистәдән артык халыкара чара узды. Казан Глобаль яшьләр саммиты ул масштаблы вакыйгаларның «мирасы» булып тора.
«Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына 56 Дәүләт керә, Россия-күзәтүче ил», – дип төгәлләде спикер.
Садыйков сүзләренчә, ислам дөньясы белән хезмәттәшлек быел Казан Глобаль яшьләр саммиты барышында дәвам итәчәк. Ул 28 августта ачылачак.
Чараны оештыручылар-ТР Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Ислам хезмәттәшлеген оештыру яшьләр форумы» халыкара оешмасы һәм яшьләр дипломатиясе академиясе.
Оештыручылар һәм партнерлар: Бәйсез дәүләтләр, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество), яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, балалар һәм яшьләрнең Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте «Алдынгылар хәрәкәте», А.М. Горчаков исемендәге иҗтимагый дипломатиягә ярдәм фонды, Татарстан Республикасы яшьләр үзәге.