30 август, Республика һәм Казан шәһәре көнендә «УРАМ» экстрим-паркы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Бу көнне инде бишенче тапкыр шул ук исемдәге урам культуралары фестивале узачак. Кунакларны спорт программасы, интерактив мәйданчыклар, стендап-шоулар, автокүргәзмә, интерактив стендлар һәм музыкаль сәхнә көтә. Чараның хедлайнерлары булып «ЛАУД», Kristina Si, Кассета һәм The Dawless торачак.
Фестиваль «Татнефть» БФ һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Фестиваль 10.00 сәгатьтә башлана һәм 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин.