Бүген Татарстан Республикасы көнендә Россиянең XXII яшьләр Дельфий уеннары җиңүчеләрен бүләкләделәр. Искәртеп узабыз, быел Дельфий уеннары Саратовта узды. Катнашучылар арасында Россиянең 81 субъектыннан 2600 кеше бар. Татарстан делегациясен 37 талантлы кыз-егете тәкъдим итте.
Быел җиңүчеләр һәм лауреатлар 34 номинациядә билгеләнде. Алар арасында музыка, сынлы һәм кулланма сәнгать өлкәсенә караган традицион сәнгатьләрнең зур спектры бар. Мәсәлән, фортепиано, гармун, халык биюләре. Шулай ук фәнни-тикшеренү юнәлешендәге яңа номинацияләрнең саны артуын билгеләп үтү кызыклы. Мәсәлән, тенденцияләр аналитикасы, тележурналистика, шәхси мәгълүматны яклау.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан яшьләре республикага 9 призлы урын алып кайтты.
«Бүген республикада да, гомумән Россиядә дә безнең яшьләр өчен төрле мөмкинлекләр тудырыла. Дельфий уеннары - спорттагы Олимпия уеннары кебек сәнгать форумы. Максаты - яшьләр арасында фән, сәнгать һәм гамәли иҗатны популярлаштыру, дөнья мәдәни мирасын саклау. Татарстан яшьләренең мондый проектлар кысаларында үзләрен актив күрсәтүенә бик шатмын. Ә без, үз чиратыбызда, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзербез», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Җиңүчеләр һәм лауреатлар исемлеге:
«Эстрада җыры» номинациясендә I урын - Ежевика фолк – төркеме;
«Заманча хореография» номинациясендә II урын – Изумрудный город эстрада бию студиясе;
«Домра» номинациясендә III урын – Сафиуллина Арина Әлфәт кызы.
«Классик бию» номинациясендә дипломант – Галиева Камилә Рушан кызы;
Бакыр тынлы уен кораллары номинациясендә дипломант - Волков Лев Павлович;
«Шәхси мәгълүматларны яклау» номинациясендә дипломантлар-Горбей Горга Владимировна, Хаерова Энҗе Илдар кызы, Габидуллин Рөстәм Равил улы
«Тарихи мәгърифәт» номинациясендә дипломант - Лихачев Никита Михайлович.