30 август, шәһәр һәм Республика көнендә, Казан Кремле территориясендә «Дәртфест» заманча татар мәдәнияте фестивале узды. Биредә Татарстанның яшь музыкантлары чыгышы, осталар ярминкәләре, шулай ук татар милли киемнәрен күрсәтү үтте.
Фестивальдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Республика Рәисен ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов фестивальнең төрле урыннарын карады, кунаклар һәм чараны оештыручылар белән аралашты.
«Дәртфест» фестивале яшь музыкантларны, биючеләрне, дизайнерларны берләштерә һәм республиканың барлык халкы һәм кунакларын татар мәдәнияте байлыгы белән таныштыра. 40 меңнән артык кеше саны бүгенге көндә, безнең министрлыкларның һәм фестивальнең еллык партерларының уртак тырышлыгы белән, чыннан да бу атмосфераны булдырып, яшь талантларны күрсәтүгә ирешә алу әйтә», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Шәһәр халкының популяр ял итү урыны булган урында Yummy Music иҗат берләшмәсе артистлары чыгыш ясады: Azat Gilmetdin, Qaynar лабораториясе, Juna фолк-төркеме, Gauga рок-төркеме. Ә концерт Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразиев һәм Эльвира Мифтахова катнашында Yummy Music Band төркеменнән Илһам Шакировка багышлау белән тәмамланды.
Туплар сарае ишегалды сәхнәсендә танылган һәм яңа гына эшли башлаган татар поп-артистлары чыгыш ясады: Марат Яруллин, Илшат Сафин, рэпер Шәкур, Артур Исламов, Анастасия Макарова, блогер Раил Арсланов («Хижина музыканта»), «Дышать», Лилиана Газизова, Айрат Хәйруллин, Алиянур, Yatmas Dusai һәм Said Olur.
Шулай ук бу көнне милли үзенчәлек белән эшләүче Татарстан осталары катнашында Мода күрсәтү узды.
«Без Казанга махсус бәйрәмгә килдек. Фестивальдә татар колориты тәкъдим ителә. Яшьләрнең матур итеп, заманча итеп үз мәдәниятен – мода, дизайнерлык эшләнмәләре һәм көн дәвамында яңгыраган музыканы тәкъдим итә алуы шаккатырды. Без бик шат. Кунакчыл Казанга килергә яратабыз», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Самара өлкәсеннән килгән кунаклар.
Фестивальдә балалар мәйданчыгы да эшләде. Апуш студиясеннән театр күрсәтүләре, Абау спектакле, Созвездие-Йолдызлык фестивале коллективлары чыгышлары, САФ радио иҗади остаханәсе, Шаян ТВ уеннары тәкъдим ителде.
Фестивальне оештыручылар-Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Мәгълүмати партнерлар булып Insight People продюсерлык үзәге Идель яшьләр журналы тора.