Татарстанда эзләү отрядлары фестивале узачак

2023 елның 1 сентябре, җомга

8-10 сентябрь «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасының XXIII эзләү отрядлары фестивале узачак. Анда «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы составына керүче республиканың эзләнү берләшмәләре вәкилләре җыелачак.

Фестивальдә катнашучылар өчен Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча экспертлардан укыту лекцияләре, тренинглар, мастер-класслар һәм спорт сынаулары планлаштырылган. Шулай ук мәдәни-ял һәм спорт-конкурс программасы: «эзләү отрядлары презентациясе», «Видео-конкурс», «интеллектуаль уен «Брейн-ринг», «эзләү-туристик полоса», «Калашников автоматын сүтеп-җыю», «агиторигадлар конкурсы», «җәйге биатлон» эстафета», «архив-эзләү эшчәнлеге буенча ярыш».

Гаризалар 4 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Нигезләмә, Конкурс программасы буенча аңлатма, гариза формасы һәм юл йөрү схемасы https://disk.yandex.ru/d/8H0DwwkEmPMgng сылтамасы  буенча ачык.

Татарстанның мәктәп һәм яшьләр эзләү отрядларының XXIII фестивале «Хәтер вахтасы-2023: оештыру һәм үткәрү» проекты кысаларында «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International