Казанда татар яшьләре көннәре башланды

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Татарстан башкаласында инде 33 тапкыр татар яшьләре көннәре уза. Ачылу  «УРАМ» Яшьләр экстрим-паркында узды. Форум Россиянең 23 төбәгеннән 150 делегатны берләштерде: Татарстан, Башкортостан, Әстерхан, Волгоград, Иваново, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Кемерово, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән, Ульян, Чиләбе өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Пермь краеннан, Удмурт Республикасыннан, Ханты-Манси автономияле округы, Ямал-Ненец автономияле округы.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов үгет-нәсихәт сүзе белән чыгыш ясады һәм тел киңлекләре институтына чума торган мирасны һәм коралларны саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.

Делегатлар өчен мастер-класслардан һәм дәресләрдән торган биш көнлек программа оештырылган: тарих, татар теле, вокал, бию, кул эшләре, шәҗәрә төзү һәм башкалар. Быел беренче тапкыр төбәк җитәкчеләре өчен аерым программа планлаштырылган. Шул исәптән, форум вакытында делегатларның үз преоктларын экспертларга тапшыру мөмкинлеге бар.

«Безнең бурыч- бирегә килеп, тел мохитенә чуму мөмкинлеге алып, фикердәшләр табып һәм үз идеяләрен һәм проектларын камилләштереп, ә инде кайткач аларны тормышка ашырачак, үз проектларын тормышка ашыруда кызыксынучы яшьләрне җыю», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Форум кысаларында шулай ук «Идел кызы», «Идел егете», «Идел моңы», «Бию йолдыз» конкурслары узачак, татар яшьләре көннәре лидеры сайланачак.

Татар яшьләре көннәрен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән «Идел» яшьләр үзәге үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International