Әлмәттә беренче тапкыр «Әлмәттә креатив көннәр» Бөтенроссия креатив индустрияләр форумы узды. Анда 300 яшь әлмәтле катнашты.
Өч көн дәвамында төбәк һәм федераль экспертлар һәм Әлмәт муниципаль хакимият органнары вәкилләре катнашында креатив индустрияләр өлкәсендә уңышлы тәҗрибә уртаклашу һәм өйрәнү мәйданчыклары оештырылды.
Шулай ук «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» АКБО белән берлектә Татарстан Республикасында «Росмолодежь: Грантлар» экспертлары катнашында аерым трек үткәрелде. Экспертлар пленар утырышта катнаштылар, яшьләр белән грант конкурсларында катнашу һәм грант гаризаларын тутыру мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрделәр.