Татарстанда югары уку йортлары һәм көллиятләренең беренче курс студентлары өчен «Алдынгылар лигасы» белем бирү программасына гариза бирү кампаниясе башланды

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

«Алдынгылар лигасы» республика кадрлар белем бирү программасының гаризалар бирү кампаниясе 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашуга югары уку йортларының беренче курс һәм көллиятләренең беренче һәм икенче курс студентлары чакырыла. Гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин. 

«Алдынгылар лигасы» традицион рәвештә республиканың иҗтимагый хәрәкәтләрендә һәм оешмаларында беренче курс студентлары өчен карьера старты булып санала. Ел саен без студентлар лидерлары буларак үсәргә, студентлар берләшмәләре һәм уку йортларының студентлар советлары кысаларында алга барырга теләгән студентлардан йөзләгән гариза алабыз», - дип билгеләп үтте ТР Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов.

Программа үзе 26-29 октябрьдә «Волга» яшьләр үзәге һәм «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында узачак. Чара программасында Татарстан Республикасы чакырылган кунакларыннан шәхси һәм һөнәри компетенцияләрне күтәрү, бизнес-уеннар һәм тренинглар үткәрү, шулай ук катнашучыларны Студентлар лигасы эшчәнлеге белән таныштыру өчен мастер-класслар каралган.

Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы ярдәме белән Татарстан студентлары лигасы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International