Казанның хәрби госпиталендә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе артистлары, шулай ук Татарстанның «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен концерт программасы оештырды.
«Ватанны саклаучылар» ТР буенча дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова солдатларны сәламләде.
«Бу авыр вакытта илебез өчен сез батырлык һәм кыюлык күрсәттегез. Сез – яшь үсеп килүче буын өчен тормышта үрнәк. Сезгә тизрәк сәламәтләнеп, якыннарыгыз белән җылы очрашуларыгызны телибез. Ил хакына эшләгәннәрегез өчен рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте Айгөл Сабирова.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучылар патриотик тематикага концерт программасы әзерләде. Сәхнәдән рус һәм татар телләрендә тематик җырлар, шулай ук шигырьләр башкарылды. Алар арасында, аерым алганда, «Млада» вокаль төркеме башкаруында «Мы живем на отцовской земле» әсәре һәм Адилә Зинәтуллинадан «Җыр калдырыйк» әсәре яңгырады. Шулай ук программага «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе ансамбленнән түбәндәге номерлар керде: Совет эстрадасының «Идет солдат по городу», «Цвети, земля моя» хитлары һ. б.
Барлык чыгышларны да тамашачылар җылы каршылады, алар артистларны көчле алкышларга күмде. Медицина хезмәткәрләренең күзләренә яшьләр килде, залдан «Афәрин!» - дип кычкырдылар. Артистларга җавап сүзе белән Казан хәрби госпитале вәкиле мөрәҗәгать итте: ул концертта катнашучыларга якты һәм күңелле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде
«Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте Казанның хәрби госпиталендә концертны беренче тапкыр оештырды. Артистларның чыгышлары дәвалану һәм реабилитация үтүче солдатларга бик уңай тәэсир итте. Мондый концерт, һичшиксез, соңгысы булмаячак. Концертның соңгы дулкынландыргыч аккорды булып ТР атказанган артисты Владимир Шнитко башкаруында «От Волги до Енисея» һәм «За тебя, Родина-мать» композицияләре яңгырады.