2023 елда Татарстанның биш балалар сәламәтләндерү лагерына керү юллары 250 млн сумга ремонтланачак

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

«Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юлларын ремонтлау» программасы буенча быел дүрт балалар лагерына юллар ремонтланды, ел ахырына кадәр тагын бер учреждениегә юл салыначак.

«Балалар лагерьларына керү юлларын ремонтлау программасы Татарстанда 2019 елдан Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла.  Бу вакыт эчендә 51 объектка 67,9 км. юллар ремонтланды – быел дүрт учреждениедә эшләр тулысынча тәмамланды, шулай ук Кама Тамагы районындагы «Аргамак» лагере янындагы юлны ремонтлау эшләре дәвам итә. 2023 елга программаны гомуми финанслау-250 млн сум», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков.

Әйтик, быел «Җәй» республика үзәгенең «Хыял» лагерына 5 км озынлыктагы юл ремонтланган.

Мөслим районының «Шифа» балалар сәламәтләндерү лагерына юлның 200 метр участогы ремонтланган.

Алексеевск районында урнашкан «Сәләт» яшьләр үзәгенең «Дубок» балалар сәламәтләндерү лагере складларына 2,8 км озынлыктагы юлны ремонтлау эшләре башкарылган.

Түбән Кама районының «Заря» сәламәтләндерү-ял лагере» муниципаль бюджет учреждениесенә юл хәрәкәте билгеләре куелды һәм 2,1 км озынлыктагы юл яңартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International