«Иделем акчарлагы» XXIII яшь язучылар шигърият конкурсының Гран-при иясе билгеле булды

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

«Иделем акчарлагы» XXIII яшь язучылар конкурсының өченче этабы узды. Анда «Шигърият» номинациясендә Гран-при иясе исеме билгеле булды. Бүләкне Гөлзилә Фәхретдинова алды.

Быел конкурска 68 катнашучыдан 332 әсәр килгән: шигърият, проза, драматургия һәм балалар әдәбияты.

Конкурс эшләрен жюри бәяләде. Жюри составына әдәбиятчы, язучы-прозаик, публицист һәм драматург Галимҗан Гыйльманов; шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, филология фәннәре кандидаты, Татар китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех; филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов; шагыйрь, Татар китап нәшриятының балалар-яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге мөхәррире Рифат Сәлах; язучы, филология фәннәре кандидаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм язучы-журналист, Татар китап нәшриятының медиа-продюсеры, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Гөлүсә Закирова керде.

Әдәбиятка җитәрлек әзерләнгән прозаиклар килә. Конкурсантлар үзләренең әсәрләрендә җитди проблемалар күтәрделәр. Мәсәлән, еш кына олылар һәм яшь буын арасындагы социаль, гаилә мөнәсәбәтләре чагыла. Яшьләр үз тормышлары турында яза. Быелгы эшләрне укыганда, мин, язучы буларак, үземә күп материал алдым. Конкурста катнашучыларның иҗатында мәхәббәт темасы да актуаль. Тема булганда хис тә бар. Яшьләр безнең заманның мәхәббәт традициясен дәвам итә»,-дип билгеләп үтте әдәбиятчы, язучы-прозаик, публицист һәм драматург Галимҗан Гыйльманов.

Яшь язучылар «Татар әдәбиятында милли һәм мәдәни кодлар» темасына язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбударованың лекциясен тыңладылар.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов белән очрашу узды. Ул яшь язучылар конкурсының «Иделем акчарлагы»ның иҗат өчен әһәмиятен ассызыклады һәм: «Минем бу конкурста катнашучыларның иҗаты басылган һәр җыентыгым бар һәм вакытым булганда, мин әсәрләрне кызыксынып укыйм» дип ассызыклады.

Катнашучылар белән очрашуга «Идел» яшьләр журналы журналистлары Рәфидә Галимҗанова һәм Зөләйха Камалова; шагыйрә, «Иделем акчарлагы - 2018» яшь язучылар конкурсының Гран-при иясе Ләйлә Фаяз чакырылган иде. Очрашулар циклы яшь шагыйрә, «Китап» радиосы тапшыруының мөхәррире Гөлина Шәйхи белән дәвам итә. Ул катнашучыларны үзенең иҗаты белән таныштыра һәм ораторлык сәнгате буенча мастер-класс үткәрә. Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин Хәсән Туфанның беренче китабы һәм иҗаты турында лекция укыды.

Конкурсны оештыручылар-ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International