Татарстанда «Георгий тасмасы» акциясе старт алды

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Татарстанда «Георгий тасмасы» халыкара акциясе старт алды. Республикада яшәүчеләргә барлыгы 350 меңнән артык Георгий тасмасы тапшыру планлаштырыла.

«Ел саен Татарстан яшьләре «Георгий тасмасы» акциясендә актив катнаша. «Георгий тасмасы» Россиянең миллионлаган халкын берләштергән Бөек Җиңү символы булды һәм булып кала. Бу символның мәгънәсе елдан-ел киңәйә бара. Әгәр элек ул Бөек Ватан сугышында җиңү белән бәйле булса, бүген Георгий тасмасы - ул шундый ук горурлык, Ватанны саклаучыларның төрле тарихи чорлардагы батырлыкларына хөрмәт», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Волонтерлар һәм яшьләр оешмалары активистлары Георгий тасмаларын теләгән һәркемгә җәмәгать урыннарында, эре сәүдә үзәкләрендә, паркларда һәм республика районнары һәм шәһәрләре урамнарында таратачак.

«Бу үткән, хәзерге һәм киләчәк арасындагы бәйләнеш. Без Георгий тасмасын хөрмәт белән кияргә чакырабыз. Георгий тасмасы өчен иң яхшы урын - сул якта, күкрәктә, йөрәк янында», – дип билгеләп үтте «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International