Бу җәйдә Татарстаннан 13 меңнән артык бала палаткалы лагерьларда ял итәчәк

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Чатыр лагерьларында бу җәйдә Татарстаннан 13 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк.

«Быел палаткалы лагерь-спутниклар инфраструктурасын үстерүгә 50 млн сумнан артык – республика бюджетыннан 43 млн сумнан артык, Россия Федерациясе субъектларында яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы буенча федераль бюджеттан 7 млн сум бүлеп бирелде. Палаткалы лагерь-спутникларның гомуми колачын 800 кешегә арттырырга планлаштырабыз, җәйге чорда палаткалы лагерьларда 13 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк», – дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Чатыр лагерьлары Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Азнакай, Мамадыш районнарында эшләячәк.

Традиция буенча Биләр тыюлыгы территориясендә иң зур палаткалы лагерь - «Сәләт» форумы оештырылачак, анда 2 меңнән артык бала катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International