29 июнь «УРАМ» экстрим-паркында ролик-квадларда шуу буенча спорт ярышлары узачак. Бу автомобиль принцибы буенча төзелгән гадәти булмаган роликлар дүрт тәгәрмәч парлап, икесе алгы һәм икесе арткы якта урнашкан. Мондый ярышлар Татарстанда беренче тапкыр узачак.
Контест алдыннан тренерлар барлык теләүчеләрне квадада биюләр белән таныштырачак һәм музыкага төп элементларны өйрәтәчәк. Мәйданчыкны оештыручылар булып торалар:
Лиза Крикунова (aka iwheelrockyou) Петербургта роликларда һәм квадаларда массакүләм шууларны, шулай ук Пушкин, Кронштадт, Сестрорецкка кадәр чыгуларны оештыручы; квадаларда бию буенча мастер — класслар үткәрә.
Александра Романова тәҗрибәле райдер һәм dance skate club квадаларда осталык мәктәбенә нигез салучы, Санкт-Петербургта Квадаларда Бию юнәлешенә нигез салучы.
Программаның аерым өлеше-иң актив, иң техник һәм харизматик квада биючене сайлау. Көн дәвамында иң күп бүләкләр алган катнашучылар бию баттлында иң яхшы исем өчен ярышачаклар.
Параллель рәвештә фестивальдә категорияләр буенча ике тәгәрмәчле роликлар буенча контест узачак:
100 метрлы Спринт, балалар
100 метр Спринт, олылар
Биеклеккә сикерү, чикләүләр юк
Тамашачылар һәм катнашучылар өчен чараларга керү ирекле, алдан теркәлү буенча деньмолодежи2024.рф сайтында.
Спорт программасы кысаларында фестивальдә самокат, воркаут, стритбол, роликлар, паркур, волейбол, теннис һәм джиу-джитсу буенча контестлар (ярышлар) планлаштырылган. Шулай ук «УРАМ» экстрим-паркы мәйданчыгында BMX буенча Россия чемпионаты һәм 3х3 баскетбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узачак.
Исегезгә төшерәбез, мәйданчыклар үз эшләрен иртәнге 10да башлаячак, ә җәйнең иң масштаблы фестивале 22:00 сәгатьтә бәйрәм концерты белән тәмамланачак.
Казанда Яшьләр көне яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь), Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.