12 август - Халыкара яшьләр көне!
1998 елның 8-12 августында Лиссабонда узган Яшьләр эшләре министрыларның Бөтендөнья конференциясендә катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән бәйрәм 1999 елның 17 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куела.
Бу датаны бәйрәм итү бүген дә яшьләр мәнфәгатьләрендә эш итүнең төп бөтендөнья программасы турында белем таратуга ярдәм итә.
Яшьләр – безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез. Бүген безнең яшь буын үзен кече ватанында да, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле проектларда да тормышка ашыра алсын өчен бик күп мөмкинлекләр тудырыла.
Яшьләргә барлык башлангычларында уңышлар, киләчәктә дә җәмгыятькә, гаиләгә файдалы булуларын телим. Ә без, үз чиратыбызда, сезнең инициативалар өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыруны дәвам итәчәкбез.