Татарстанның авыл яшьләре өчен федераль экспертларының түләүсез мастер-класслары үтәчәк

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2024 елның 10 - 19 сентябрь көннәрендә бөтен Татарстан буйлап авыл яшьләре өчен бушлай мастер-класслар сериясе үтәчәк. Мастер-классларны федераль экспертлар үткәрәчәк. Проектны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы  һәм сәүдә министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмалары оештырды.

 «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы башкаручы директоры Александр Грахов әйткәнчә, Татарстан Республикасында  «Авыл яшьләре» төбәк проекты кысаларында мондый мастер-класслар сериясе беренче тапкыр үтә.

Аның максаты – яшьләр үсештә булып, яңа күнекмәләр алсын өчен, авыл яшьләрен борчыган мәсьәләләрне яктырту һәм аларны күбрәк ачу.

Мастер-класслар һәм стратегик  сессияләр эре торак пунктларында үтә: мәйданы буенча  кирәкле ресурска ия булган һәм 100 кешедән артык сыйдырышлы яшьләр үзәкләре  һәм шәһәр мәдәният йортлары сайлап алынды. Тагын бер шарт – авыл территорияләреннән җиңел генә барып җитү өчен уңайлы булган яхшы транспорт булуы.

Мастер-класслар  расписаниесе:

10 сентябрь, Әгерҗе шәһәре,  Район мәдәният йорты,  К. Маркс урамы, 10. Стратегик сессия «Авылның яшь идарәчеләре». Алып баручы - Даниил Добрынченко,   20 елдан проектларны һәм территорияләрне үстерү тәҗрибәсе булган идарәче,   «Сколково» проект эше җитәкчесе.

11 сентябрь,  Әлмәт шәһәре, «Фабрика» яшьләр үзәге, Тельман урамы, 57. Мастер-класс «Авылда иҗади остаханә».  Анда катнашучылар креатив индустрияләр турында сөйләшәчәкләр,  иҗади мохиттә үзеңнең иҗади стилеңне һәм эшмәкәрлегеңне үстерү буенча индивидуаль киңәшләр алалар.

Алып баручы – Ольга Рыхлова -  Парле, Parle  мода йортына һәм Н.Ламанованың тегү сәнгате музеена нигез салучы,  Matreshka Fashion Week халыкара модалар атналыгы продюсоры.

12 сентябрь,   Бөгелмә шәһәре.  «Яшьләр  сарае» яшьләр үзәге,  Ленин урамы, 98. Мастер-класс «Медиа НавеСеле» — социаль челтәрләрдә үзеңне, үз проектыңны яки брендыңны сыйфатлы алга этәрергә һәм монетизацияләргә өйрәтү.  Ведущая – Евгения Чудакова, дөнья күләмендә топ-фотограф, блогер-миллионник Ирина Недялкованың Lighthouse social media агентлыгы үсеше буенча директоры һәм генераль продюсоры.

 

13 сентябрь, Чистай шәһәре,  «Яшьләр үзәге», Җиңүгә 40 ел урамы, 32А. Эшмәкәрләр белән экспорт очрашуы «Авылда эшмәкәрлек» -  бизнес белән идарәнең заманча технологияләре турында белү мөмкинлеге һәм эшчәнлекне киңәйтү һәм бизнес-процессны җиңеләйтү өчен цифрлы чишелеш һәм ясалма интеллектны кулланырга өйрәнү

Алып баручы  – Юлия Гончарова, Мәскәү инновацион кластерының әйдәүче эксперты, бизнес-тренер.

17 сентябрь,  Мамадыш  шәһәре ,  «Мамадыш» яшьләр үзәге,  Домолазов урамы, 38. «Авыл туризмы» лабораториясе — үзләренең продуктларын уникаль итәргә теләүче, туристлар игътибарын авыл территорияләренә җәлеп итәргә теләүче туристик индустриядә катнашучыларның очрашу урыны.

Алып баручы – Татьяна Аршинова, «Халык җаны» АНО оештыручысы, «Сәяхәт тәме» онлайн-курсы авторы, автор вакыйгаларын оештыручыларның халыкара мәктәбе директоры.

18 сентябрь,  Балтач авылы, «Хыял» яшьләр үзәге, К.Маркс урамы, 10А. Урта, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл.  Тема – «Аграр белгечләрнең һәм авыл яшәү рәвеше дәрәҗәсен күтәрү».   

Алып баручы – Елена Сафина, һөнәри белем бирү үсеше институтының «Профессионалитет» идарәсе җитәкчесе.

19 сентябрь,  Буа шәһәре,  «Буа ветеринария техникумы», Төньяк Коммуна урамы, 41. Семинар «Авылның яшь гаиләләре» — уңышлы карьера балансы  һәм гаилә бәхете турында тере әңгәмә.

Алып баручы — Денис Кащеев, «Мал да Велик» лицензияле балалар бакчалары челтәренә нигез салучы, RYBAKOV PLAYSCHOOL  мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәренә һәм «Ак челән» үзенчәлекле балалар өчен мәктәпкә нигез салучы, «Әтиләр сөйли»  ютуб-каналы авторы.

Һәр сайлап алынган спикер – авыл территорияләрендә, урыннарында кызыклы федераль проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе булган үз юнәлешендә белгеч.

Соңрак, авыл яшьләре форумында зона чаралары нәтиҗәләре чыгарылачак. Иң актив һәм инициативалы катнашучылар үзләренең шәхси проектларын ай дәвамында спикерлар белән эшли алачаклар.

Исегезгә төшерәбез: һәр зонада үткәрелгән чарадан ТР Аграр яшьләр берләшмәсе группасында  «ВКонтакте»төркемендә онлайн-трансляциядә барачак. Шуңа күрә чарада дистанцион да катнашырга мөмкин. Залда урыннар чикле, шуңа күрә алдан теркәлү кирәк. Шуңа күрә «ВКонтакте» төркемендә гариза бирергә кирәк. Группада үтәчәк мастер-класслар турында барлык актуаль мәгълүматлар урнаштырыла.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International