Арча стадионында 28 сентябрьдә Арча-УЕН ачык яшьләр спорт – күңел ачу уены узачак, анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге дүрт кешедән торган командалар велотриал, катамаран, туристлар һәм армия полосалары, тиен тәгәрмәче, ориентлашу һәм атуны үз эченә алган күп төрле ярышларда көч сынаша алалар.
Теркәлү сылтама буенча 23 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Барлык катнашучыларны учакта пешерелгән тәмле аш көтә. Катнаш дистанциянең гомуми зачетында җиңүче командалар медальләр, кубок, диплом һәм бүләкләр белән бүләкләнәләр.
Нигезләмә белән сылтама буенча танышырга була.
Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.