Татарстанда Spina Bifida белән балалар һәм яшьләр өчен адаптив спорт фестивале узды

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда  «Идел» Яшьләр үзәгендә  Spina Bifida белән балалар һәм яшьләр өчен адаптив спорт  фестивале узды. Анда 6 яшьтән алып 21 яшькә кадәрле spina bifida диагнозы белән 30 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Фестиваль «Татнефть» БФ һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә «Татарстан Республикасында Паралимпия спортын үстерү» проекты кысаларында узды. Яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыру «Мәгариф»милли проекты максатларына туры килә.

Шушы 9 көн эчендә Идел ярында Spina Bifida диагнозы булган балалар һәм яшүсмерләр йөзү, фридайвинг, коляскаларда өстәл теннисы, коляскаларда бию һәм фехтование кебек спорт төрләре буенча сынау үттеләр. Сапбордингны сынап карау һәркем өчен ачыш булды. Шулай ук ачык сулыкта адаптив сапбординг буенча Россиядә беренче ярышлар да үткәрелде. Аларда 36 кеше катнашты.

Чаралар барышында катнашучылар коляскалы бию буенча Россия чемпионы булган Татарстан кызы Нурсинә Галиева һәм Елена Замыслова, шулай ук өстәл теннисы буенча өч тапкыр Татарстан чемпионы Рияна Имамиевалар   белән аралаша алдылар. 

Лаештан килгән лагерьда икенче ел катнаша.   Узган ел Мария Дмитриева спортның бу төре белән танышкан. Ә быел ул фетхование буенча Россия беренчелегендә бронза белән килгән һәм Россия җыелма командасына чакырылган. 9 яшьлек Мария 2032 елда Олимпиадада катнашу турында хыяллана, дип сөйли әнисе.  Узган ел ул шулай ук  белән танышкан һәм Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр ярышларында катнашып, алтын медаль иясе булган.

 Алты яшьлек Сәйдә узган ел коляскалы бию төре белән танышкан. Ел буена шөгыльләнгән һәм берничә көннән үзенең беренче чемпионатына барачак.

Дарина коляскалы бию буенча Россия Кубогына катнашкан инде һәм 7 урынга лаек булган.

Аниса Гарипова  фридайвинг турында узган елгы  фестивальдә белгән, ә хәзер беренче ярышларга әзерләнә.  Ул 5 метрдан артыграк тирәнлектәге суда 2 минут тора ала.

Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә адаптив спорт үсеше буенча әти-әниләр, тренерлар, фонд белгечләре, ПОДА белән затлар спорт федерациясе төбәк бүлеге президенты Фәридә Сафиуллина, Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары киңәшчесе Любовь Степанова, дәүләт хөкүмәте органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә конференция узды. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International