20-22 сентябрь көннәрендә «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт техник университеты базасында нефть чыгару тармагы студент отрядларының Бөтенроссия форумы узды. Форум Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чувашия, Удмуртия, Башкортостан, Сахалин, Архангельск, Түбән Новгород, Омск, Самара һәм Саратов өлкәләреннән килгән 150 студент отрядын берләштерде.
Бүгенге көндә нефть тармагы компанияләрендә студотрядларның җитештерү юнәлешендә катнашучылар эшли. Татарстан Республикасында гына да «Татнефть» ГАҖ һәм «ТАГРАС» холдингы предприятиеләрендә студотрядларның 234 катнашучысы эшләде. 2024 елда нефть чыгаруда, машина төзелешендә һәм энергетикада барлыгы 10 000 нән артык кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 4144 е – Татарстанда, төбәк җитештерү отрядларын үстерү буенча терәк булып тора. Шулай ук ел саен 1500дән артык бала педагогик, сервис һәм медицина персоналы сыйфатында «Татнефть – Кайгырту» уртак предприятиесенең балалар лагерьларына эшкә урнаша.
«Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү тармагы-Татарстан Республикасы өчен терәк тармакларның берсе. Без илнең әйдәп баручы предприятиеләре өчен кадрлар әзерлибез, студентларны укытабыз, эш башланыр алдыннан җайлашуга вакытны мөмкин кадәр кыскарту өчен аларны көйләнгән коллективка формалаштырабыз. Нефть чыгару сәнәгате-югары квалификация, тирән белем һәм практик тәҗрибә таләп итә торган тармак. Нәкъ менә шундый кадрларны без студентлар отрядларында тәрбияли алабыз», - дип билгеләп үтте студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтчелек советы әгъзасы Василий Ислаев.
Форум кысаларында катнашучылар нефть отрядлары үсешенең Юл картасы өстендә эшләделәр. Бүгенге көндә студентларны Татарстанның нефть чыгару предприятиеләренә эшкә урнаштыруга әзерлек бара – балаларны бу көздән үк профильле эшче белгечлекләре буенча бушлай укытачаклар. Шулай ук киләсе елның җәендә Әлмәттә 300 студент катнашында Бөтенроссия Хезмәт проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
«Без Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары белән инде биш ел эшлибез, һәм сез мине гаҗәпләндерүдән туктамыйсыз. Ул чагында ук без бүген тулы күләмдә ачыла торган позывны – җитештерү предприятиеләренең яшь квалификацияле кадрларга ихтыяҗын тоеп алдык. Әлеге форумны нәкъ менә республиканың нефть башкаласында уздыруыбыз очраклы түгел. Сезнең барлык идеяләрегез, инициативаларыгыз һәм тәкъдимнәрегез хәзердән үк студотрядларның нефть юнәлешендәге юл картасы нигезенә салынды», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев.
Форум кысаларында катнашучылар «Шөгер» авылындагы Нефть музеенда һәм татар нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтында (ТатНИПИнефть) булдылар, нефть тармагы компанияләрендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашуга юнәлдерелгән нетворкинглар һәм мастер-класслар узды. Шулай ук эш бирүчеләр һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл һәм кадрлар белән тәэмин итү буенча эшлекле киңәшмә узды.
«Форум - уникаль мәйданчык, анда без, булачак белгечләр, яңа белемнәр һәм күнекмәләр алу гына түгел, ә нефть индустриясендә үз юлыбызны да таба алабыз. Мин университетта алган теоретик белемнәрне практикада куллана алуымны зур энтузиазм белән көтәм. Ышанам ки, бу минем өчен кыйммәтле һөнәри тәҗрибә генә түгел, киләчәктә уңышлы карьерага нигез салу өчен менә дигән мөмкинлек булачак», - дип уртаклаша форум турындагы тәэсирләре белән Казан милли технология университетыннан Данила Добрынин. Хәзер егет Путин отряды составында эшли.
Белешмә:
2024 елда студентлар отрядлары хәрәкәтнең барлыкка килүенә 65 ел тулуны һәм студотрядларның заманча тарихы оешуга 20 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бу вакыйгалар хөрмәтенә бөтен ил буйлап йөздән артык чара уздыру планлаштырылган, алар 1 миллионнан артык кешене берләштерәчәк. Ел көз көне Мәскәүдә узачак Бөтенроссия слеты белән тәмамланачак һәм анда 15 000нән артык кеше катнашачак.