ТР Яшьләр министрлыгында кадрлар резервына керү өчен конкурс игълан ителде

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында кадрлар резервына керү өчен конкурс игълан ителде.

Кадрлар резервына кертү өчен вакантлы вазыйфалар исемлеге белән Министрлык сайтында «Кадрлар сәясәте» бүлегендә җентекләп танышырга мөмкин.

Конкурс турында мәгълүмат шулай ук «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган.

Конкурста катнашуга гаризаларны, кирәкле документларны кушып, 2024 елның 14 октябренә кадәр конкурс комиссиясе секретаре түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, каб. 207, тел.222-91-76, 222-91-66.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International