2024 елның 16-18 октябрендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы белән берлектә яшь гаиләләрдә мәхәббәтне саклауга һәм гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга багышланган проект сессиясе оештыра. Чара «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Проект сайтында сайлап алу узып, ир белән хатынның берсе 36 яшькә җитмәгән Татарстаннан яшь гаиләләр катнаша ала. Проект яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән һәм «Мәгариф» милли проекты кысаларында уза.
Проект сессиясендә катнашучылар ныклы һәм бәхетле мөнәсәбәтләр төзү һәм саклау турында серләр ача алачак. Илһамландыручы спикерлар, гамәли мастер-класслар һәм экспертлар ярдәме Сезгә гаилә тормышының нечкәлекләрен аңларга, нәтиҗәле аралашырга һәм конфликтларны хәл итәргә өйрәнергә ярдәм итәчәк!
«Ир белән хатынның һәркайсының яхшы мөнәсәбәте, үзара аңлашуы һәм ярдәм итүе – бәхетле, тату, имин гаиләнең нигезе. Нәкъ менә шуңа күрә без алмашка бөтен Россиядән гинекология, психология, педиатрия һәм репродуктология өлкәсендәге иң яхшы табибларны чакырдык», – дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Катнашучыларны әйдәп баручы спикерлар чыгышлары көтә, алар арасында Ләйлә Фазлыева (ТР Премьер-министры урынбасары), Ринат Садыйков (ТР Яшьләр эшләре министры), профессор Лариса Фәткуллина (медицина фәннәре кандидаты, доцент, профессор В.С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты), Ильяс Нуриев (табиб-уролог-андролог, медицина фәннәре кандидаты, академик Э. Н. Ситдыков исемендәге урология кафедрасы ассистенты, Виктор Сидоров (КФУның административ-хуҗалык эше буенча Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры урынбасары, КФУның яшь галимнәр ассоциациясе Советы әгъзасы), Екатерина Бибишева (клиник психолог, сексолог, интим гимнастика буенча тренер, РФ сексологлар ассоциациясе әгъзасы, блогер-миллионник), Алинә Гайнуллина (табиб акушер-гинеколог), репродуктолог, УЗИ табибы, Казан шәһәренең «Гаилә медицинасы клиникасы» баш табибы) һәм башкалар.
Белем бирү программасыннан тыш, парларны берләштерү өчен команда һәм мәдәни программа әзерләнгән. Иң активларны сессия партнерлары һәм иганәчеләреннән бүләкләр көтә. Катнашучы булырга инде хәзер үк, 1 октябрьгә кадәр сылтама буенча теркәлеп була.