Безнең заман: Татарстанда эшләүче яшьләр фестиваленең зона этаплары старт ала

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

4 октябрьдән эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этаплары старт ала. 2024 елда алар 4 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак һәм гадәттәгечә фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатларының суперфиналы һәм гала-концерты белән тәмамланачак. Зона турлары Әлмәттә (4-5 октябрь), Яр Чаллыда (11-12 октябрь) һәм Яшел Үзәндә (18-19 октябрь) узачак.

«Традиция буенча Әлмәттә старт алабыз. Беренче зона этабында 16 Район катнашачак: Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә, Норлат, Сарман, Спас, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнары. Төрле оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләр 60тан артык номер тәкъдим итәчәк«, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, театр белгечләре, театр тәнкыйтьчеләре һәм театр нәширләре гильдиясе әгъзасы, Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының үсеш буенча директоры, проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының мәдәният буенча Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Наше время - Безнең заман» фестиваленең мактаулы остазы, генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүзләренә караганда, фестиваль эшче һөнәрләрен популярлаштыру, яшьләрнең тулы канлы һөнәри һәм иҗади үзбилгеләнүе өчен шартлар тудыру буенча стратегик дәүләт бурычын уңышлы тормышка ашыра. «Наше время - Безнең заман» Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Фестиваль белем бирү мәйданчыгы да булып тора. Проект барышында Татарстан һәм Россия сәнгать осталарыннан актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, хореография, вокал һәм башка юнәлешләр буенча мастер-класслар уза», - дип ассызыклады Дмитрий Туманов.

Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында катнашачак. «Безнең заман» суперфиналы Казанда 7-8 ноябрьгә планлаштырылган. Гала-концерт 10 ноябрьдә Казанда «Пирамида»да була.

Быел «Наше время — Безнең заман» фестивале Татарстанда инде 12 нче тапкыр уздырыла. Фестивальне уздыруның 11 елында әлеге мәктәп аша 11 меңгә якын кеше узган. 2013 елда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган «Безнең заман» фестивале яшьләрнең үз – үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләрен булдыруга юнәлдерелгән һәм «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International