Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең гариза кампаниясе башланып китте, ул ике елга бер мәртәбә Татарстан Республикасы яшьләренең талантлы вәкилләренә театр сәнгатен, сынлы сәнгатьне, кино һәм журналистиканы, әдәбиятны үстерүгә керткән өлешләре, шулай ук музыка сәнгате өлкәсендә, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда югары казанышлары өчен бирелә. Яшьләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен мөмкинлекләр тудыру «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.
Конкурска йомгак февраль аенда – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә ясала. Катнашучылар 35 яшькә кадәрге яшьләр һәм 70%ы 35 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил иткән яшьләр коллективлары була ала.
Премия юнәлешләре:
- Әдәбият өлкәсендә – төрле жанрдагы (шигърият, проза, публицистика, драматургия) нәфис һәм публицистик әсәрләре өчен;
- Музыка сәнгате өлкәсендә – төрле формадагы музыкаль әсәрләр, концерт-башкару эшчәнлеге өчен;
- Сынлы сәнгать өлкәсендә – рәсем сәнгате, скульптура, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре өчен;
- Театр сәнгате өлкәсендә – режиссерлар, сценаристлар, артистлар, рәссамнар, балетмейстерлар эшләре өчен;
- Кино өлкәсендә – төрле жанрдагы кинематография әсәрләре, артистлар, режиссерлар, операторлар, рәссамнар, сценаристлар, телевидение алып баручылары хезмәтләре өчен;
- Журналистика һәм телевидение сәнгате өлкәсендә – массакүләм мәгълүмат чараларындагы документаль һәм публицистик эшләре, телевизион тапшырулар, артистлар, режиссерлар, операторлар, рәссамнар, сценаристлар, телевидение алып баручылары эшләре өчен;
- Иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә – социаль программалар, проектлар, эшләнмәләр; актив иҗтимагый эшчәнлек, хәйрия акцияләре, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өчен.
Конкурсның Нигезләмәсе белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында танышырга була. Гаризалар 19 декабрьгә кадәр кабул ителә.
М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә дәгъва кылу өчен барлык материаллар сайтта тутырыла. Өстәмә материаллар түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420021, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 113а йорт, 2 бина. Элемтә өчен телефоннар: 8 (843) 205-00-02, 8 (843) 205-00-06, 8 (843) 205-00-08, e-mail: Molodezh.Centr@tatar.ru.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022-2023 елларда конкурста Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Ләйсән Гатауллина татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен; татар телендә беренче балалар телеканалы «ШАЯН ТВ» милли мәдәниятне үстерүгә һәм балалар арасында татар телен популярлаштыруга зур өлеш керткәне өчен; шагыйрь, балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм Татарстан китап нәшрияты махсус проектлар редакторы Рифат Сәлахов әдәби иҗатны үстерүгә керткән зур өлеше һәм татар шигърияте өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен; Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, артист-солист Илүсә Халикова татар музыка һәм вокал сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен җиңүчеләр булдылар.
