Ринат Садыйков: ТР волонтерларын БРИКС саммитына әзерләү – зур ышаныч

2024 елның 4 октябре, җомга

Казандагы БРИКС саммитына Татарстаннан 120 волонтер әзерләнгән инде. Бу республиканың ирекле эшчәнлек системасына зур ышаныч. Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләрендә ирекле эшчәнлек өчен җаваплы кешеләр өчен үткәрелгән семинарда республиканың Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Без БРИКС илләренең зур саммитын оештыруда һәм уздыруда катнашу өчен 120 волонтер әзерләдек инде. Бу халыкара дәрәҗәдәге мондый вакыйгаларда безнең ирекле эшчәнлеккә ышаныч күрсәткечләренең берсе», - дип билгеләде министр.

Ул ассызыклаганча, Татарстанда ирекле эшчәнлекне үстерү  – «Мәгариф» милли проектының өстенлекле бурычларының берсе. Шуңа күрә бишенче ел рәттән семинар үткәрелә, анда эшкә йомгак ясала.

«Без бүген нинди өстенлекләребез, кыенлыкларыбыз барлыгын һәм Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында волонтерлык хәрәкәте уңышлы үссен өчен аларны ничек хәл итә алуыбызны карыйбыз», - дип аңлатты Садыйков.

Үзенең нотыгында ул ирекле хәрәкәтне үстерү буенча куелган бурычларны уңышлы үтәүче районнарны билгеләде, шулай ук артта калучыларны үз җитешсезлекләрен төзәтергә өндәде.

Дискуссиядә Игелеклелек үзәкләрен үстерүгә аерым игътибар бирелде. Алар инде бөтен ил буенча, шул исәптән Татарстанда да, бик күп санда булдырылган, дип сөйләде ДОБРО.РФ ассоциациясе Советы Рәисе урынбасары Алина Яшина.

«Без Игелеклелек үзәкләренең кешеләргә нинди мөмкинлекләр бирүен аңлатсын өчен активлашуыгызны сорыйм. Бер яктан, төрле консультацияләр алырга мөмкин, ә икенче яктан, ирекле хәрәкәтләрне үстерү буенча безнең тарафтан төрле практикалар булдырыла. Шулай итеп, без барыбыз да гражданнарның Игелеклелек үзәкләреннән ничек файдалана алуларын күрәчәкбез», - дип ассызыклады ул.

Милли проектлар Россия Федерациясендә 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның «Май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар илнең «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек стратегик үсешенең 13 юнәлешен үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International