«Бүген бу сәхнәдә бәхет һәм яшьлек бәйрәме узды»: «Наше время – безнең заман»фестиваленең икенче зона этабына йомгак ясыйбыз

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген бу сәхнәдә шатлык, бәхет һәм яшьлек бәйрәме узды. Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» иҗат фестиваленең икенче зона этабы гала – концертын Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Резеда Галимова нәкъ менә шулай бәяләде. Ул барлык катнашучыларга иҗатлары өчен рәхмәт белдерде.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән сәламләде һәм барысына да иҗади уңышлар теләде. Аның сүзләренчә, фестиваль республиканың барлык эшләүче яшьләрен берләштерә.

Яр Чаллыда жюри әгъзалары тарафыннан өч номинация буенча 70тән артык иҗади номер каралды: «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты». Суперфиналга 50 номер үтте. Яр Чаллы шәһәрендә зона этабында Яр Чаллы, Актаныш, Минзәлә, Тукай, Алабуга, Менделеевск һәм Татарстанның башка муниципаль районнары командалары катнашты.

«Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында уза. Фестиваль белем бирү мәйданчыгы да булып тора. Проект барышында Татарстан һәм Россия сәнгать осталарыннан актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, хореография, вокал һәм башка юнәлешләр буенча мастер-класслар уза, бу «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

Зона этабының беренче көнендә авто шәһәрдә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдинова («Эстрада биюендә импровизация» мастер-классы) һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах («Сәхнә тавышы.Тавыш белән эшләү» мастер-классы) үз осталыклары белән уртаклаштылар. 

«Фестиваль көч һәм алга барырга мөмкинлек бирә. Әлеге проект ярдәмендә без барлык тырышлыкларыбызның юкка булмавына инандык, ул моңа лаек. Эшләргә, омтылырга урын бар», – дип билгеләде II дәрәҗә лауреат –  «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең Түбән Кама ГЭСы филиалы вәкиле Юлия Ткаченко.

Катнашучы, «Данафлекс-Алабуга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкиле Никита Алечкин сүзләренә караганда, аның өчен беренче урынны алу көтелмәгән хәл булган. Никита үзенеңшигыре белән чыгыш ясады һәм жюри әгъзаларының мондый югары дәрәҗәдә бәяләүләренә бик шат.

Икенче зона этабы гала-концертында ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры, халык депутаты Нурия Хашимова, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, «КАМАЗ» гавами акцонерлык җәмгыяте генераль директорының персонал белән идарә итү, оештыру үсеше һәм корпоратив идарә буенча урынбасары Жанна Хәлиуллина һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Яр Чаллыдагы зона этабы йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында җиңүгә һәм фестивальнең суперфиналына юлламаны алты команда яулады: «Аммоний» Акционерлык җәмгыятенең беренчел профсоюз оешмасы; «Түбән Кама Нефтехим» СИБУР; KAMA TYRES; «КАМАЗ» гавами акҗөионерлык җәмгыяте; Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге; Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты.

Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында катнашачак. «Безнең заман» суперфиналы Казанда 7-8 ноябрьгә планлаштырылган. Гала-концерт 10 ноябрьдә Казанда «Пирамида»да була.

Быел Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган «Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстанда инде 12 нче мәртәбә уздырыла. Фестивальне уздыруның 11 елында әлеге мәктәп аша 11 меңгә якын кеше узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International