Мөхәммәтшин: «ПолитЗавод» проекты – яшьләр белән эшләү өчен яхшы корал

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстанда «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проектын алга таба үстерәчәкләр һәм аңа ярдәм итәчәкләр. Бу хакта Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» төбәк бүлеге сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

«Татарстанда шундый актив яшьләр булуына шатмын. Сез – муниципалитетларда тормышны яхшырту юлларын эзләүче республикабызның алдынгы отряды. Һәм бу проект – яшьләр белән эшләүнең яхшы коралы. Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында бу эш белән алай предметлы шөгыльләнмиләр», – диде парламент җитәкчесе «ПолитЗавод-2024» ябылу тантанасында.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, проектта катнашып, яшьләр «үзләрен олы тормышка әзерли». «Мондый проектлар ярдәмендә үз-үзеңне тәрбияләү дә бара. Сез халык алдында чыгыш ясау, чагыштыру, анализлау осталыгына өйрәнәсез. Болар барысы да олы тормышта, сәяси аренада уңышларга ирешергә, җитәкче вазифаларын биләргә ярдәм итәчәк», –  дип билгеләде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе искәрткәнчә, Татарстанда төрле федераль һәм республика программалары гамәлдә. Алар торак, юллар, социаль объектлар төзергә мөмкинлек бирә. «Күп милләтле Татарстанда тууыгыз белән горурланыгыз, анда төрле дин кешеләре тату һәм бердәм яши. Шундый күп векторлы икътисадлы булуы безнең республиканың уникальлеге», –   дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.

Ахырда Мөхәммәтшин проектта катнашучыларга шулай ук актив һәм республика тормышында кызыксынучан булып калуларын теләде. «Иң яхшы сәләтләрегезне күрсәтегез. Үзегезне зур һәм уңышлы эшчәнлеккә әзерләгез», –  диде ул.

РФ Сенаторы Александр Терентьев хәзер чакырулар күбрәк, әмма, икенче яктан, үз-үзеңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр дә бар, дип өстәде.

«Иҗат итү теләгегезне югалтмагыз. Социаль иҗат, үзеңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр бик зур. Сезнең һәркайсыгыз үз өлкәсендә профессиональ белгеч булуыгызны телим, чөнки профессионал беркайчан да югалмаячак, ул һәрвакыт күренеп торачак», – дип ассызыклады Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары.

«ПолитЗавод» проекты актив яшьләрне республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Быел ул партия ярдәме белән «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк бүлеге тарафыннан 18 нче тапкыр уздырылды.

Республика иҗтимагый-сәяси проектына старт 10 июньдә бирелде. Анда катнашу өчен 350дән артык гариза бирелгән. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча финалга 75 кеше чыкты.

Катнашучылар төрле юнәлешләр буенча укулар узды, иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләр, экспертлар, ТР Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары белән очрашты. Барлык конкурс процедураларыннан соң проектның җиңүчеләре һәм Гран-при ияләре билгеләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International