Татарстан студент отрядлары БРИКС Саммитында эшләячәк

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

БРИКС саммитын уздыру чорында Россия студент отрядлары катнашучылары «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгендә официантлар һәм пешекчеләр ярдәмчеләре сыйфатында эшләячәк.

«Сервис отрядлары ел саен илебезнең кунакчыллык индустриясен үстерүгә зур өлеш кертә. Халыкара чарада 25 студотрядчы катнашачак. Яшь егет һәм кызлар инде әзерлек узган һәм илнең иң зур сәяси вакыйгасын уздыруга үз өлешләрен кертү мөмкинлеген көтәләр», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

«Мондый дәрәҗәдәге чарада эшләү өчен сыйфатлы сервис тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтүнең халыкара стандартларына туры килү кирәк. Кунакларның интенсив агымы шартларында нәтиҗәле эшли һәм югары дәрәҗәдәге профессионализмны саклый алырлык команда булдыру мөһим иде. БРИКС җыелма отряды составына сервис белгечлекләре буенча һөнәри белем алган һәм өченче семестрда үзләрен яхшы күрсәткән яшь егет, кызлар кергән», - дип сөйләде Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтчелек советы әгъзасы Василий Ислаев.

Пешекчеләр ярдәмчеләре эшкә кереште инде, официантлар швед линияләренә һәм банкет хезмәтенә вакыйганың рәсми старты көне – 22 сентябрьдә чыгачак. «Биредә мин бөтен республикабызны тәкъдим итәм. Мин һәрбер ризык һәм безнең үзара бәйләнешнең һәр мизгеле аларда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырсын өчен бөтен көчемне куярга әзермен. Ышанам ки, без дуслык һәм хезмәттәшлек хөкем сөргән Татарстанны иң яхшы яктан күрсәтә алачакбыз!», – дип уртаклаша Казан Инновация университеты студенты Аделина Сәитова.

2024 елда җәй буена 25 меңгә якын яшь кеше Россия студент отрядларының сервис юнәлешендә официантлар, пешекчеләр, җыештыручылар, барменнар, коткаручылар һәм яшелләндерүчеләр булып эшләде. Татарстанда 1200дән артык студент кунакханә комплексларында һәм балаларны савыктыру лагерьларында бөтен ил буйлап – Краснодар краеннан алып Сахалинга кадәр хезмәт куйды. Җәй йомгаклары буенча КДЭУның «Оникс» студентлар отряды «Метрополь» Бөтенроссия проектында иң яхшы отряд булды.

Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы карамагындагы оешма булып тора һәм яшьләрнең үз-үзләрен камилләштерү өчен мөмкинлекләр тудыра, «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

2024 елда Россия студентлар отрядлары хәрәкәтнең барлыкка килүенә 65 ел тулуны һәм илдә студент отрядларының заманча тарихы оешуга 20 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бу вакыйгалар хөрмәтенә бөтен ил буйлап йөздән артык чара уздыру планлаштырылган, алар 1 миллионнан артык кешене берләштерәчәк. Ел көз көне Мәскәүдә узачак Бөтенроссия слеты белән тәмамланачак һәм анда 12 500дән артык кеше катнашачак.

Хәрәкәтнең 65 ел эшләү дәверендә 20 миллионнан артык кеше студентлар отрядлары мәктәбен узган. Бу үзләренең беренче хезмәт тәҗрибәсен туплаган, яңа танышулар булдырган һәм ил үсешенә зур өлеш керткән студентлар һәм мәктәп укучылары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International