Татарстан Республикасы халкын «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «СпортТрек» дип аталган яңа проектында катнашырга чакыралар

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «СпортТрек» проектына теркәлү башланды. Татарстан Республикасында яшәүчеләр спорт һәм мәгариф чараларында катнашу, шулай ук спорт белән шөгыльләнү өлкәсендә үзләренең проект инициативаларын тәкъдим итү һәм аны гамәлгә ашыруда ярдәм алу мөмкинлегенә ия булачак. «СпортТрек» проекты «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

«СпортТрек» проекты спорт белән шөгыльләнүче яки сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә үз юлын башларга теләүчеләр өчен булдырылган. Ул «Россия – мөмкинлекләр иле» цифрлы платформасы һәм мобиль кушымтасы базасында эшли. Проектта катнашучылар төрле биремнәрне үти, чараларда, конкурсларда, тренировкаларда катнаша һәм моның өчен платформадан баллар җыя алачак. Лидерлар рейтингында чагыла торган танылудан тыш, баллар шулай ук гамәли кулланышка ия – аларны партнерлардан призларга алыштырырга мөмкин булачак.

«Мин балачактан спорт белән шөгыльләндем һәм үземнән физик йөкләнешнең ничек характерны тәрбияләвен, сәламәтлекне ныгытуын һәм кәефне яхшыртуын беләм. Әмма мондый шартсыз плюслар да хәзерге буынны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга этәрми. Безнең яңа «СпортТрек» проекты «Шәхси тренер» булып эшли — ул геймификациягә корылган. Хәзер бу яшьләрне җәлеп итүнең иң нәтиҗәле механикасы. Катнашучылар үзләренең физик активлыкларын трекерлар аша күзәтә алачак һәм күнегүләр башкарган һәм үз максатларына ирешкән өчен партнерлардан призларга алыштыра алачак баллар алачак. Әлеге проект, һичшиксез, яңа буын спорты үрнәге, заманча технологияләр кешенең потенциалын арттыра», – дип шәрехләде «Россия-мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры, «Сенеж» идарәсе остаханәсе ректоры Андрей Бетин.

Татарстан Республикасының теләсә кайсы кешесе «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «СпортТрек» проектында катнаша ала. Моның өчен сайтта теркәлү һәм катнашу өчен бер яки берничә трек сайлап алу да җитә.

Проект өч трек буенча гамәлгә ашырыла: белем бирү блогы, спорт активлыгы һәм «Физик культура һәм спортның иң яхшы тәҗрибәләрен җыю» конкурсы. Белем бирү блогы –күптән яңа компетенцияләрне үстерергә һәм яңа һөнәри дәрәҗәгә чыгарга теләүчеләр өчен идеаль вариант. Ул үз эченә профессиональ остазлардан белем бирү лекцияләрен ала. «Спорт активлыклары» трегы – профильле бергәлекнең бер өлеше булырга, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен. Катнашучылар физик активлыкны күзәтә һәм платформадан баллар ала алачак, аларны партнерлардан призларга алыштырырга мөмкин булачак. Бу трекларга теркәлү теләсә кайсы вакытта ачык.

«СпортТрек» проектының «Физик культура һәм спортның иң яхшы тәҗрибәләрен җыю» конкурсы физик культура һәм спорт өлкәсендә биш юнәлеш буенча идеяләр һәм инициативалар җыюны үз эченә ала: командалы спорт төрләре, индивидуаль спорт төрләре, адаптив спорт, агарту эшчәнлеге һәм остазлык практикасы. Бу трек физик активлыкка якын килүне үзгәртү һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү өчен ниндидер яңа һәм креатив тәкъдим итәргә теләгән катнашучылар өчен актуаль. Конкурс трегына теркәлү 2024 елның 30 октябренә кадәр ачык.

Тәкъдим ителгән практикалар эксперт критерийлары буенча бәяләнәчәк, алар арасында проектның социаль әһәмияте һәм актуальлеге, проектның максатын төгәл формалаштыру һәм куелган бурычларның төгәллеге, проектның эшләнгән планы, аның перспективалары һ.б. критерийларның җентекле тасвирламасын проект паспортын тутыру инструкциясендә табарга мөмкин. Конкурс финалистлары ноябрь ахырында Мәскәүдә узачак көндезге чарага чакыру алачак. Проектлары җиңүчеләр рәтенә керәчәк конкурста катнашучылар үз инициативаларына мәгълүмати ярдәм һәм киләсе елда аларны «СпортТрек»ка интеграцияләү мөмкинлеге алачак.

«СпортТрек» пилот программасы Россиянең биш югары уку йортында сыналган инде. Программада 1,5 меңгә якын кеше катнашты. Пилот стадиясендә үк проект үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады, катнашучы студентлар күнегүләр процессына актив кушылдылар һәм шәхси спорт максатларына ирешүгә кызыксыну белән карадылар. Тест программасы нәтиҗәләре буенча физик күнегүләр башкарган өчен баллар исәпләүне, чараларда катнашуны һәм лидерлар рейтингын формалаштыруны үз эченә алган мотивацияләү системалары эшләнде. 

Ә бүген барлык теләүчеләрнең дә теркәлү узу һәм «СпортТрек» проекты биремнәрен үти башлау мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International