Антониу Гутерриш Казанның Яшь дипломатлары белән очрашты

2024 елның 25 октябре, җомга

БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга визиты кысаларында Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркәтибе Антониу Мануэл де Оливейра Гутерреш Яшьләр дипломатиясе академиясе командасы һәм Казан федераль университеты студентлары белән очрашты. Чара ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Астрономия обсерваториясендә узды. Очрашу КФУ ректоры Ленар Сафин катнашында узды.

Чараның модераторы булып Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова чыгыш ясады. Ул очрашуны Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү һәм яшьләрне глобаль процессларга җәлеп итү эшчәнлеге һәм тәҗрибәсе белән ачып җибәрде. Яшьләр дипломатиясе академиясе активистлары генераль сәркәтипкә үзләренең уникаль эшләнмәләрен - «Тотрыклы уен» («Устойчивую игру») авторлык өстәл уенын тәкъдим иттеләр, анда катнашучылар тотрыклы коммуникацияләр буенча кейсларга чума һәм һәркем тотрыклы үсешнең төрле юнәлешләре буенча ((PLANET,  PEOPLE, PARTNERSHIP, PEACE, PROSPERITY) үзенең уникаль юлын уза. Уенны көндәлек гадәтләргә һәм һөнәри эшчәнлеккә сәламәт коммуникацияләр принципларынгамәлгә кертеп, модератор катнашында бер үк вакытта 2-6 кеше уза ала.

Аннары Антониу Гутеррешның яшьләр белән очрашуы башланды. Әңгәмә барышында БМО Генераль сәркатибе планетабызның һәр кешесе өчен актуаль булган тигезсезлек, ачлык куркынычы, климат үзгәреше, ясалма интеллект кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрде.

 «Соңгы дистә еллар дәвамында ярлылык дәрәҗәсе кимеде, ә хәзер яңадан ачлык кебек үк артты, өстәвенә, күбрәк алга киткән илләрдә», – дип зарлана Антониу Мануэл де Оливейра Гутерреш.

БМО Генераль сәркатибе игътибарны кешелек дөньясының куркыныч проблемасы  климат үзгәрү белән очрашуына юнәлтте. Хәзерге вакытта моны тиешле дәрәҗәдә контрольдә тоту мөмкинлеге юк, дип саный ул.

«Без яңа технологияләр уйлап табабыз. Чагыштырмача яңа юнәлеш булып, әлбәттә, ясалма интеллект тора, аның хәзерге дөньядагы әһәмияте турында сез беләсез, – дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркәтибе.

А.Гутерреш сүзләренчә, ясалма интеллект чиксез потенциалга ия, фантастик әйберләр тудыра белә. Ясалма интеллект медицинада ярдәм итә, ләкин хөрмәтле кунак игътибарны җәлеп итсә дә, куркынычлары хакында да онытмаска кирәк.

Генераль сәркатип ясалма интеллектны куллану тәҗрибәсе – дипфейк, тембрын һәм тавыш үзенчәлекләрен саклап, үзенең сөйләмен кытай теленә синхрон тәрҗемә итүе турында сөйләде. Гутерреш моның дөреслеккә охшаганлыгын таныды.

«Димәк, бүген без сайлау кампанияләре кысаларында кулланыла ала торган технологияләргә ия, бармак чиертү буенча кешеләрнең аңын үзгәртергә мөмкиннәр. Шул рәвешле, сүз уңаеннан, зарарлы мәгълүматны трансляцияли ала торган кандидат турында тамырдан дөрес булмаган күзаллау тудырылырга мөмкин», – дип аерым билгеләп үтте спикер.

Шулай ук БМО Генераль сәркатибе яңа икътисади чакыруларны җиңүнең мөһимлеге, глобаль идарәнең төп институтларын реформалаштыру һәм куркынычсызлык сәясәте турында фикер алышты.

Аннары укучылар белән ачык диалог булды. Студентлар БМО Генераль сәркатибенең россиялеләрнең глобаль процессларда катнашу мөмкинлекләре, яшьләр вәкилләре нинди сыйфатларга һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш турындагы фикерләре белән кызыксынды.

«Яшьләр белән үзара хезмәттәшлекнең берничә ысулы бар. Минем балачакта ниндидер мизгелдә сәясәтчеләр яшьләрне нәрсәгәдер ышандырырга кирәклеген аңладылар, алар белән сөйләшә башладылар. Соңрак яшьләрнең тыңларга гына түгел, үз фикерләрен белдерергә дә теләүләрен аңладык, - дип йомгаклады БМО Генераль сәркатибе Антониу Гутерреш. - Мин яшьләр белән климат белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштым, алар киңәшләр бирделәр. Хәзер без яшьләргә колак салабыз. Алар карар кабул итүдә катнашырга тиеш».

Очрашу бик дустанә шартларда узды, Гутерреш яшь лидерларны кызыксынып тыңлады һәм Яшьләр дипломатиясен үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International