Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков эш визиты белән Балтач районында булды. Аның белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Балтач районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин йөрде. Министр «Романтик» балаларны савыктыру лагерен карады, анда капиталь ремонтның беренче этабы төгәлләнде. Быел савыктыру лагереның биш йортында 67 млн. сумлык эшләр башкарылган.
Киләсе елларда җиде йорт, медицина пункты, спорт мәйданчыклары төзү, ашханә, клубны реконструкцияләү планлаштырыла. Яңартудан соң лагерьда сменасына 100 дән артык бала һәм яшүсмер ял итә алачак. Шулай ук язгы һәм көзге каникуллар вакытында да сменалар оештыру мөмкинлеге булачак.
Аннары министр Яңгул авылында булды, анда элеккеге авыл мәдәният йорты бинасында Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемендәге «Батыр» хәрби-патриотик клубы оештыру мөмкинлеге карала. Район проектны әзерләгән инде һәм хәзер ул фикер алышу стадиясендә. «Балтач районындагы клуб якындагы районнардан яшьләрне җәлеп итү урыны булачак, анда өлкән сыйныф укучылары өчен хәрби-патриотик җыеннар һәм балалар сменалары узачак. Шул исәптән, биредә ел әйләнәсе уздыру мөмкинлеге булачак, анда 100гә кадәр кеше йөри ала һәм 40ка кадәр яшь кеше яши», - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.
Визит ахырында Ринат Садыйков «Факел» яшүсмерләр клубында булды, киләчәктә анда да капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Клуб күп профильле, спорт, техник, иҗади, профилактик юнәлешләре бар.
