Татарстан Яшьләр эшләре буенча органнар җитәкчеләре Красноярскида булдылар. Эш сәфәре вакытында алар төбәкнең яшьләр объектлары инфраструктурасы белән таныштылар. Стажировкада катнашучылар «Патриот» яшьләр хәрби-спорт үзәгендә, яшьләр информацион технологияләр - үзәгендә, «Офицерлар йорты»нда, «Гагарин» төбәк студентлар үзәгендә, «Каменка» арт-резиденциясендә, «Край яшьләр сарае»нда, Астафьев милли үзәгендә һәм Дивногорск шәһәрендәге «Дивный» яшьләр үзәгендә булдылар.
«Красноярск безнең визит урыны итеп очраклы гына сайланмады. Төбәк илдә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча иң яхшы бишлектә тора. Коллегалар, безнең кебек үк, беренчеләрдән булып яшьләр үзәкләрен реновацияләү программасын эшләтеп җибәрделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биредә һәр муниципаль берәмлекнең үз яшьләр үзәге бар. Республика Рәисе ярдәме белән безнең министрлык шулай ук һәр шәһәрдә һәм районда яшьләр киңлекләрен булдыру буенча актив эш алып бара. Яшәү урыны һәм мәнфәгатьләренә карамастан, яшьләрнең үзләрен камилләштерә алулары мөһим», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Денис Лулаков.
Министр урынбасары сүзләренчә, мондый сәфәрләр традицион булып санала. Әйтик, 2021 елда җитәкчеләр Мәскәүгә барганнар, 2022 елда – Санкт-Петербургка, узган ел Пятигорскта «Машук» федераль белем үзәгендә булганнар. Красноярск краена сәфәр «Мәгариф» милли проектының «Яшьләргә ярдәм итү системасын үстерү» федераль проектының «Яшьләр өчен төбәк» федераль программасы кысаларында ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков ярдәме һәм яшьләр сәясәте агентлыгының стажировкасын оештыруда һәм Красноярск краеның иҗтимагый үсеш программаларын гамәлгә ашыруда булышлык күрсәтү нәтиҗәсендә оештырылды. Стажировка программасы «Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге тарафыннан әзерләнгән иде.
Яшьләр объектларында булудан тыш, Татарстан Яшьләр эшләре органнары җитәкчеләре өчен тәҗрибә уртаклашу һәм иң яхшы практикалар буенча түгәрәк өстәл оештырылды, шулай ук һөнәри компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрү буенча тренинг узды, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар квалификация күтәрү турында таныклык алдылар.
«Мондый сәфәрләр үз тәҗрибәң белән уртаклашырга һәм башка төбәкләрдә эшләү процессын карарга, яңа тәҗрибә алырга һәм безнең эштә ниндидер моментларны кулланырга мөмкинлек бирә. Яшьләр сәясәте бик тиз үсә, һәм без аның белән бергә үсәргә тиеш. Һәм бары тик белем бирүнең, дуслыкның, танышуларның синергетик эффекты гына кирәкле нәтиҗә бирә», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Яр Чаллы Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева.
Үз чиратында, Азнакай районының Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Миләүшә Минһаҗева вазифасына күптән түгел генә керешүен һәм сәфәрнең икеләтә файдалы булуын билгеләп үтте – Татарстан районнары һәм шәһәрләрендәге хезмәттәшләре белән якыннан танышып, Красноярск тәҗрибәсен үзләштерә алдык. Аның сүзләренчә, мондый сәяхәтләр берләштерә һәм безнең өчен гадәти булган әйберләргә башка яктан карарга ярдәм итә.