«Бу безнең гаиләнеке» («Это у нас семейное») конкурсы финалистлары инициативасы белән 100 меңнән артык гаилә калган ана капиталын алды

2024 елның 26 октябре, шимбә

Россиянең 113 меңгә якын гаиләсе ана капиталының 10 мең сумнан артмаган калган акчасын алган инде. Түләүләр бер ай элек «Бу безнең гаиләнеке» («Это у нас семейное») конкурсы финалистлары – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының иң халыкчан проекты – Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән Батодалаевлар, Норжиловлар, Эрдынеевлар гаиләләре инициативасы белән башланды. «Бу безнең гаиләнеке» («Это у нас семейное») конкурсы «Демография» милли проекты максатларына туры килә.

113 меңгә якын Россия гаиләсе ана капиталының калган акчаларыннан бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә 10 мең сумга кадәр акча ала алды, һәм аларны дәресләргә, күңел ачуларга яки башка максатларга үз ихтыяры буенча сарыф итә алды. Сүз төп сумма торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуына, социаль адаптация һәм инвалид балаларны җәмгыятькә интеграцияләү өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга һәм башка ихтыяҗларга тотылганнан соң счетта саклана торган акчалар турында бара. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путиннан педагогик династия вәкиле, РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Жаргалма Батодалаева 8 июльдә «Бу безнең гаиләнеке» («Это у нас семейное») конкурсының финалист гаиләләре белән очрашуда сорады.

«Кешеләр ана капиталының төп өлешен сарыф иткәннән соң, ниндидер зур булмаган сумма кала, аның белән инде берни дә эшләп булмый кебек. < > > Кешеләргә калган акчаларны кулланырга рөхсәт итәргә кирәк», – дип билгеләде Владимир Путин һәм башларга мөмкин булган сумманы ачыклады: 10 мең сум.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне алу кагыйдәләре РФ Хөкүмәте карары белән 2024 елның 11 сентябрендә расланды. Россия Хезмәт министрлыгы хәбәр иткәнчә, бер ай эчендә диярлек 113 мең гаилә түләүне рәсмиләштергән һәм акча алган.

«Безнең өченче балабыз 2009 елда туды, ана капиталының төп суммасын без 2010 елда торак шартларын яхшыртуга тоттык. Аннары без бала өчен секцияләр, өстәмә белем бирү программалары өчен түләдек. Выпискага заказ биргәч, мин счетта аз гына акча калганын күрдем. Һәм иремә калган акчаны кулына алу һәм яшүсмер улын нәрсә белән булса да сөендерү, мәсәлән, өстәп, аңа яхшы велосипед яки ноутбук сатып алу яхшы булыр иде, дидем. Ә «Бу безнең гаиләнеке» («Это у нас семейное») конкурсы нәтиҗәсендә бу идеяне Президентка җиткерү мөмкинлеге туды, мин шундый ук вәзгыять булган гаиләләрнең күп булуына ышана идем», – дип сөйләде Жаргалма Батодалаева.

Түләүдән файдаланучылар арасында «Бу безнең гаиләнеке» («Это у нас семейное»)конкурсында катнашучылар үзләре дә бар. Мәсәлән, Татарстаннан ярымфиналга чыккан Матросовлар бу сумманы театрга билетларга сарыф иткәннәр.

«Чынлыкта сумма зур түгел, ләкин аны алу бик күңелле иде. Без бу калдыкны хәтта сизмәгән дә идек! Әлеге инициатива өчен катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм!» – дип сөйләде балаларның әнисе Нелли.

Очрашуда «Бу безнең гаиләнеке» («Это у нас семейное»)  конкурсы финалистлары дәүләт башлыгына россия гаиләләренең башка теләкләре һәм ихтыяҗлары турында сөйләделәр. Аның нәтиҗәләре буенча Президент йөкләмәләре исемлеге расланды, алар арасында: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күп балалы гаиләләргә еллык түләүне билгеләү, мәктәптәге ата-аналар бергәлегенең социаль әһәмияткә ия башлангычларын яклау механизмын булдыру, «Бу безнең гаиләнеке» («Это у нас семейное») конкурсы финалистлары һәм җиңүчеләре катнашында күп балалы гаиләләрнең тормыш этаплары турында телетапшырулар циклын төшерү, Бөтенроссия гаиләләре өчен төбәкара һәм төбәк һәвәскәрләр спорт ярышлары.

«Бу безнең гаиләнеке» («Это у нас семейное»), барыннан да элек, буыннарны берләштерүгә юнәлдерелгән проект буларак уйланылды. Әмма, моннан тыш, безнең катнашучылар миллионлаган россиялеләр өчен үрнәк булды, аларны спорт, волонтерлык, хәйриячелек белән шөгыльләнүгә этәрде, ә тагын – бөтен ил масштабында гаилә сәясәте өлкәсендә булачак карарларның автордашлары. Дәүләт башлыгы конкурсантларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә узган очрашуда тыңлады, моның нәтиҗәсе балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән йөкләмәләр исемлеге булды», – дип билгеләп үтте «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Оксана Ачкасова.

«Бу безнең гаиләнеке» («Это у нас семейное») конкурсы «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының иң массакүләм проекты булды. Гариза бирү кампаниясендә 89 төбәктән килгән 102 735 гаилә командасыннан 587 250 кеше 81 илдә яшәүче туганнары белән катнашты, конкурс финалында Россия Федерациясенең 83 субъектыннан, шулай ук Казахстан Республикасыннан 300 гаилә командасы катнашты. Нәтиҗәләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ясалды. Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән 32 команда торак шартларын яхшырту өчен 5әр миллион сумлык сертификат алды. Конкурс финалына чыккан 300 гаилә дә Россия яшьләренең «Больше чем путешествие» («Сәяхәттән күбрәк») программасы буенча ил буйлап гаилә сәфәрләренә чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International