«Идел» яшьләр үзәгендә «Яшьләр киңлекләрен булдыру: илһам һәм инновацияләр» семинары узды, анда тәҗрибәле белгечләр яшьләр киңлекләрен проектлау өлкәсендәге соңгы тенденцияләр турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Проект «Мәгариф» милли проектының «Яшьләргә ярдәм итү системасын үстерү» федераль проектының «Яшьләр өчен төбәк» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
«Татарстанда яшьләр объектларын яңарту һәм төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Төзелеш эшләре башланганчы концепция яклана. Безнең өчен бөтен инфраструктураның яшьләрнең үз ихтыяҗларыннан чыгып төзекләндерелүе мөһим. Семинар бер мәйданчыкта архитекторларны, дизайнерларны, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентларын, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге башкарма хакимият органнары вәкилләрен, дәүләт һәм муниципаль яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләрен, яшьләр лидерларын һәм активистларын берләштерде», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков.
Ике көн дәвамында катнашучылар өчен белем бирү программасы оештырылды, семинар нәтиҗәсе буларак яшьләр пространствосы концепцияләре эшләнелде.
Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән районының Психологик-педагогик ярдәм Үзәге, Яр Чаллы шәһәренең Яшьләр үзәге, Азнакай районының Яшүсмерләр клубы һәм Буа районының балаларны савыктыру лагере өчен концепцияләр эшләнде. Киләчәктә әлеге концепцияләр эшләп бетереләчәк һәм республика программалары кысаларында гамәлгә ашырылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу объектларның күбесе 2025 елгы реновация программасына кертелгән.