Яшел Үзәндә «Кристалл» яшүсмерләр клубы базасында «Добрый Зеленодольск» дип аталган «Добро.Центр» ачылды. Анда теләгән һәркем ирекле һәм хәйрия юнәлеше буенча үзен кызыксындырган сервисларны ала алачак. Ирекле эшчәнлек «Мәгариф»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 26 игелеклелек үзәкләре ачылган инде. Актив һәм бердәм бергәлек формалаштыру үзәгенә әверелә торган үзәкләр, анда кешеләр бер-берсенә ярдәм итәләр һәм республикада ирекле эшчәнлекне үстерү өчен бергәләп эшлиләр. Үзәктә активистлар заманча инфраструктурадан файдаланып кына калмыйча, үз - үзеңне камилләштерү өчен дә база таба алачаклар», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы ирекле эшчәнлек мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
Хәзерге вакытта, «Добро.рф» платформасыннан алынган мәгълүматларга караганда, Яшел Үзән муниципаль районында 2586 ирекле хезмәткәр теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, «Добро.Центр» социаль франшизасы ул – муниципаль волонтерлык үзәкләре волонтерлары өчен актив хезмәттәшлек урыны. Мондый үзәк социаль һәм гражданлык инициативаларын үстерүне дәвам итәчәк, ә алмашка үз проектларына өстәмә ярдәм һәм ресурслар алачак. Игелеклелек үзәкләре катнашучылары үз командаларын өйрәтә алачак, нәтиҗәле тәҗрибәләр базасына керү мөмкинлеге һәм иганәчеләр һәм партнерлар җәлеп итүдә ярдәм алачак, тәҗрибә уртаклашу өчен фикердәшләр һәм экспертларның эре берләшмәсенә кушылачак.