Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләренең яшьләр советы әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.
Чарада катнашучыларга БРИКС илләренең яшьләр советы утырышы турында видеоролик күрсәтелде. Очрашуның модераторлары булып Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова чыгыш ясады.
Искәртәбез, БРИКС илләре яшьләр советының тарихтагы беренче очрашу утырышы кичә, 31 октябрьдә старт алды. Аңа тугыз дәүләттән – берләшмәдә катнашучы 40 ка якын делегат җыелган. Чараны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Россия – БРИКС» проект офисы һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе оештыра.
БРИКС Яшьләр Советында хезмәттәшлекнең биш юнәлеше билгеләнгән: фән һәм мәгариф, эшмәкәрлек, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, волонтерлык, технологияләр һәм инновацияләр.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләде. Ул Казанда күптән түгел БРИКС илләре саммиты узуын искәртте.
«БРИКС берләшмәсе кысаларында Яшьләр арасындагы багланышлар тарихына нәкъ менә Татарстан башкаласында нигез салынды – биредә 2015 елда беренче тапкыр БРИКС илләренең яшьләр саммиты узды, диде Рөстәм Миңнеханов. – Шул вакыттан бирле республикада күп кенә масштаблы халыкара яшьләр чаралары гамәлгә ашырылды. Әйтик, 2020 елда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы катнашында БРИКС илләренең Яшь дипломатлары форумы узды, шулай ук «KazanForum: Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисадый форумы кырларында ел саен уздырыла торган яшьләр сессияләре, Яшьләр эшләре буенча министрлар, шулай ук бөтен дөньядан яшьләр лидерлары катнашында Казан Глобаль яшьләр саммиты булды».
Татарстан Республикасы Рәисе шулай ук 2022 елда Казанга Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы статусы бирелүен искәртте.
«Быел Россия рәислеге кысаларында БРИКСта яшьләр көн тәртибе җитди дәрәҗәдә тәкъдим ителде, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Яшьләр сәясәте –Татарстанның, шулай ук бөтен илнең кеше капиталын үстерү өчен стратегик яктан мөһим өлкә. Аның өстенлекле юнәлешләре арасында – Яшьләр дипломатиясен үстерү, ШОС, ОИС, БРИКС берләшмәләре кысаларында Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген ныгыту».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр аша балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча бай тәҗрибә тупланган. Алар арасында ул «СӘЛӘТ» бергәлеген, «Созвездие – Йолдызлык», «Наше время – Безнең заман» фестиваль хәрәкәтләрен, Татарстан Республикасы предприятие һәм оешмаларының яшьләр советын, яшь галимнәр хәрәкәтен атады.
Халыкара яшьләр программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыруда Яшьләр дипломатиясе академиясе мөһим роль уйный, диде Рөстәм Миңнеханов.
Сезнең инициативаларга шат булачакбыз, диде Татарстан Рәисе, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
«Безгә күбрәк очрашырга һәм аралашырга, яшьләр берләшмәсе тарихына уңай йогынты ясарга кирәк», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
БРИКС илләренең яшьләр советы вәкилләре арасында – Кытай, Иран, Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Эфиопия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бразилия һәм Россиядән яшьләр.
Чараны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Россия – БРИКС» проект офисы һәм яшьләр дипломатиясе академиясе оештыра.