Татарстан Республикасы студентлары арасында Россия һәм Кече Ватан тарихын белү буенча «Яшь Юлдаш» квиз-турнирының икенче сезоны тәмамланды. Анда төрле югары уку йортларыннан һәм көллиятләрдән 16 команда катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү «Белем» Россия җәмгыяте студиясе территориясендә узды.
«Яшь Юлдаш»ның һәр тапкыр яңа төс алуы күңелле. Без проектта кабат катнашкан инде тотрыклы командаларны, энтузиазм тулы яңа йөзләрне күрәбез. Яшьләрнең үз Ватаннары белән кызыксынуын аңлау сөендерә», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.
Проект 15 интеллектуаль команда уеннары форматында узды һәм Россия һәм Кече Ватаныбыз турындагы белемнәрне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Катнашучылар үзләренең уку йортларын тәкъдим иттеләр, шул исәптән: Казан федераль университеты, ТИСБИ Идарә университеты, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Халыкара сервис көллияте, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты каршындагы көллият, П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте.
Бүләкләүдән соң катнашучылар «Яшь юлдаш» квиз-шоуның финал сериясен алдан карауга чакырылдылар.
«Яшь юлдаш – молодой попутчик» квиз – турнирларының видеосын сылтама буенча карарга була.
Проект ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә Татарстан яшьләренең иҗади инициативаларына ярдәм итү ресурс үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.