«УРАМ» командасы open-call җәйге сезон — 2024 дәвамында төшерелгән фотосурәтләр җыюны игълан итә. Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала: профессиональ фотографлар да, фотолары смартфоннарга төшерелгән һәвәскәрләр дә.
Исегезгә төшерәбез, «Урам»дагы бөтен җәйге сезон «Ишегалдында җәй» бердәм концепциясенә тупланган иде. Гомуми шәһәр ишегалды буларак, «УРАМ» барысын да урамга чыгарга һәм күңеленә хуш килгән шөгыль табарга чакыра: велосипедта, самокатта, скейтбордта, роликларда йөрергә, баскетбол, футбол, бадминтон яки фрисби уйнарга, йога, фитнес, джиу-джитсу, джампинг белән шөгыльләнергә яки йөгерергә, диджейлар тыңларга, биергә, хот-доглар ашарга яки кырда пикниклар оештырырга.
Бу сезон дәвамында паркта Җәйге сезоннынң рәсми ачылышы, Балалар көне, Go Skateboarding Day, Республика яшьләр көне, брейкинг һәм урам сәнгате буенча «COMBOnation Х6» Халыкара турниры, «УРАМ» урам мәдәниятләре фестивале, дистәләгән мастер-класслар һәм ачык тренировкалар узды.
Сайлап алуда ничек катнашырга:
Фотографияләр яхшы сыйфатта булырга һәм «УРАМ» экстрим-паркы атмосферасын чагылдырырга тиеш. Иң яхшы фотографияләр авторлары белән «УРАМ» командасы күргәзмәдә һәм паркның социаль челтәрләрендә урнаштыру өчен яхшы сыйфатлы фотографияләр алу өчен элемтәгә керәчәк.
Фотокүргәзмә 22 ноябрьдә — ябык экстрим-паркның туган көнендә ачыла. Программада шулай ук диджей-сетлар, мастер-класслар, бәйрәм торты һәм ябык паркта бушлай шуу каралган.