Татарстанда  «Безнең заман геройлары. Z буыны геройлары» Республика премиясенең гариза бирү кампаниясе дәвам итә

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Татарстанда «Безнең заман геройлары. Z буыны геройлары» Республика премиясенең гариза бирү кампаниясе 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Премия көндәлек тормышта героик гамәлләр кылган Татарстан Республикасы халкына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Премиядә катнашырга Татарстан Республикасында яшәүче, гомерләрне саклап калу буенча каһарманлык кылган, хәйриячелек, иҗтимагый әһәмиятле социаль проектлар белән шөгыльләнүче кешеләр, табиблар, галимнәр, укытучылар чакырыла.

2024 елда Премия түбәндәге номинацияләр буенча узачак:

-«Яшь Герой» –  17 яшькә кадәрге геройлык гамәлләре кылган балалар өчен;

- «Безнең заман герое»  –- геройлык гамәлләре кылган 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен;

- «Нык гаилә» –- үрнәк булырлык һәм үз үрнәкләре белән тирә-юньдәгеләрне рухландырырлык гаиләләр өчен;

- «Гуманитар ярдәм»  – ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрүче оешмалар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль районнары волонтерлары өчен.

Премияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ярдәмендә «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International