Татарстанда «Балалар евровидениесенә» – «Безнең буын» альтернативасы узачак, анда Россияне Казаннан катнашучылар тәкъдим итәчәк

2024 елның 2 ноябре, шимбә

«Безнең буын 2024»  «Безнең буын 2024» Халыкара балалар автор җыры телевизион конкурсының финал тантанасы 10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Казанда узачак. Анда дөньяның 15 иленнән 9-16 яшьлек финалистлар катнашачак. Россияне финал тантанасында Казаннан «Ежевика» фолк-проекты тәкъдим итәчәк.

Аның солисткалары Ольга КосареваЭлина НигматуллинаЕлизавета Нафиева Беренчеләр Хәрәкәте катнашучылары. Әйтик, Оля – үз мәктәбендә Беренчеләр Советы медиакомандасының актив катнашучысы. «Безнең буын» конкурсы сәхнәсендә трио «Хлебные косы» җыры белән чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, тантанада дөньяның тагын түбәндәге 14 иленнән катнашучылар үз композицияләрен тәкъдим итәчәк:

  • Әрмәнстан
  •  Беларуссия
  • Бразилия
  • Мисыр
  • Һиндстан
  • Казахстан
  • Кения
  • Кытай
  • Мадагаскар
  • Монголия
  • Нигерия
  • Уганда
  • Үзбәкстан
  • Хәбәшстан

Тантана программасына 15 илдән катнашучыларның 16 ноябрьдә 16:30 сәгатьтә НТВ телеканалының туры эфирында күрсәтеләчәк чыгышлары, шулай ук «Безнең буын» Халыкара конкурсында җиңүчене билгеләү керә. Җиңүчене — профессиональ жюри хәл итәчәк. Шулай ук теләгән һәркем ошаган җыр өчен проектның рәсми сайтында тамашачылар тавыш бирү юлы белән тавыш бирә ала. Әгәр профессиональ һәм халык жюри фикерләре туры килмәсә, нәтиҗә буенча, узган елдагы кебек, ике җиңүче игълан ителәчәк.

«Безнең буын» конкурсының төп оештыручысы һәм гамәлгә куючысы  — «Заманча сәнгать академиясе» иҗади үсеш үзәге. Ул Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Президентның Мәдәни инициативалар фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә. Конкурсның стратегик партнеры булып «Беренчеләр Хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте тора. Мәгълүмати партнер — НТВ телеканалы. Конкурсның Халыкара мәгълүмати партнеры — TV BRICS.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International