«Созвездие - Йолдызлык» хәрәкәте активистлары Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүдә катнашты

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Халыклар бердәмлеге көнендә «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучылар М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында «Безнең өй-Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала – концертында чыгыш ясадылар.

Төрле шәһәр һәм районнардан килгән коллективлар үзләренең концерт номерларын тәкъдим иттеләр.

«Татарстанда 175 милләт дус һәм тату яши. Үз чиратында, безнең активистлар төрле милләт вәкилләре. Без барыбыз да төрле булсак та, безне бер нәрсә берләштерә – иҗатка мәхәббәт. Ел саен фестиваль кысаларында дөньяның төрле халыкларының биюләре һәм җырлары тәкъдим ителә. Югары сәнгать аша без яшьләргә Ватаныбыз һәм халкыбыз өчен горурлык хисе, илебездә яшәүче халыкларга хөрмәт хисе тәрбиялибез һәм мәдәни мирасыбызны саклыйбыз», - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, мәдәният буенча ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең мактаулы остазы, генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Йолдызлыкта катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый мөһим чарада югары дәрәҗәдәге артистлар белән чыгыш ясау хәрәкәттә катнашучылар өчен хөрмәт билгесе булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International