2 миллионга якын россияле Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Бердәм булсак – җиңелмәбез!» («Едины – Непобедимы») Бөтенроссия акциясендә катнашты

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

4 ноябрьдә бөтен ил буйлап Россия яшьләренең Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Бердәм булсак – җиңелмәбез!» Бөтенроссия акциясе кысаларында бәйрәм чаралары узды. Акциядә 2 миллионга якын кеше катнашты, шул исәптән Россиянең 89 төбәгеннән 163 меңнән артык ирекле кеше.

«Бердәмлек һәм бергәлек – безгә кечкенә һәм зур эшләрдә көн саен ярдәм итә торган нәрсә. Бердәмлек –  берничә буыннан торган гаиләнең бер өстәл артына җыелуы. Без «Үлемсез полк»  ка чыкканда, Җиңү турындагы уртак Хәтер белән бердәм. Һәм бөтен ил уртак максат өчен берләшкәндә, барлык кыенлыкларны бергәләп узу өчен», — дип билгеләде үзенең Телеграм-каналында Россия Яшьләре җитәкчесе Григорий Гуров.

Халыклар бердәмлеге көнендә төрле төбәкләрдән 76 500 дән артык яшь кеше — төрле милләт вәкилләре — Россия Дәүләт гимнын башкару өчен берләште.

Россиянең 68 төбәгендә милли киемнәр кигән катнашучыларның массакүләм әйлән-бәйлән уйнаулары узды.

Акциядә катнашучылар күпфатирлы йортларның һәм белем бирү оешмаларының тәрәзәләрен Россия һәм үзләре яшәгән төбәк флаглары белән бизәделәр. Барлыгы россиялеләр тематик яктан 1,4 миллионнан артык тәрәзә бизәгән.

Акция кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга битараф булмаган россиялеләр 7 меңгә якын адреслы видео сәламләү сүзләре һәм безнең хәрбиләргә ярдәм сүзләре белән котлау открыткалары яздырган. Һәрбер котлау видеосы махсус хәрби операциядәге сугышчының туган телендә яңгырый, ә күп балалы гаиләләр язган открыткалар барлык гражданнарның бердәмлеген һәм фронтка ярдәм итүне символлаштыра.

Моннан тыш, Россия төбәкләрендә традицион милли спорт төрләре буенча ярышлар, мастер-класслар һәм тренировкалар узды. Аларда төрле этник төркем вәкилләре спорт культурасының төрлелеген күрсәтү һәм илдә яшәүче халыкларның бердәмлегенә ярдәм итү өчен катнашты.

Ата-аналар белән бергә Беренчеләр Хәрәкәтендә катнашучылар Россия төбәкләрендә сөйләнелә торган халык әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар. Беренчеләрдән булып ясалган 740тан артык рәсем социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә бастырылган.

Гаиләләр – Россиянең төрле халык вәкилләре – үз төбәкләренең флагларын тектеләр һәм алар белән халык бердәмлеген символлаштырган «Бердәмлек», «Россия», «#БЕЗБЕРГӘ» сүзләренә тезелделәр.

Ил төбәкләрендә дәүләт флаглары төшерелгән 1 360тан артык флешмоб узды. «Бердәм булсак – җиңелмәбез!» Бөтенроссия акциясе Россия Яшьләре тарафыннан оештырылган һәм бөтен ил буйлап уза.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International