Татарстаннан 12 проект 5,5 млн сумга якын грант алган

2024 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Проектларны онлайн-яклау нәтиҗәләре буенча 12 инициатива гомуми суммасы 5,5 млн сумга якын ярдәм алган. Республика яшьләреннән барлыгы 335 гариза килгән, шуларның 224е техник тикшерү узган һәм яклауга җибәрелгән. Иң популяр номинацияләр булып #илһамландыр, #мөмкинлекләр булдыр, #сәламәт бул, #хәтерлә һәм  #киләчәккә кертем тора.

Грант ярдәме яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыра, бу «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

«Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумы кысаларында «Россия яшьләре.Грантлар» грантлар конкурсы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» ярдәме белән оештырыла.

«Яшьләр өчен яшьләр белән бергә – бу безнең төп эш принцибыбыз. Яшьләр үз-үзләрен тормышка ашыра алсын, яраткан эшләре белән шөгыльләнсен, кече ватанында уңайлы яшәсен өчен республика һәм федераль дәрәҗәдә төрле мөмкинлекләр тудырыла. Шундый мисалларның берсе – грант ярдәме. Федераль коллегаларыбыз – Россия Яшьләре ярдәмендә безнең республика яшьләренең үз проектларын тормышка ашыру өчен тагын бер мөмкинлеге бар. Яшьләр моны аңлый һәм актив катнаша. Социаль, иҗади һәм һөнәри үз - үзеңне тормышка ашыруга юнәлдерелгән бик күп кызыклы һәм актуаль инициативалар тәкъдим ителде», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Иң күп ярдәмне Яр Чаллыдан Екатерина Матвееваның «ЧӘК – ЧӘК ТУР» медиапроекты һәм Тимур Әхмәтҗановның «Arbus» көпчәкле фестивале алды. Үз проектларына яшьләр 850 мең сум алган. Шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерүгә, эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән проект авторлары да җиңүче булды.

«Безнең Татарстан» форумы быел декабрь аенда узачак. Бу Татарстан Республикасы яшьләре өчен якты вакыйга, ул яшьләр сәясәте тармагы вәкилләрен: республика муниципаль берәмлекләренең яшьләр белән эшләү белгечләрен, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистларын һәм җитәкчеләрен, грант конкурсларында җиңүчеләрне һәм форум кампанияләрендә катнашучыларны, югары уку йортлары студентларын, волонтерларны һәм республика иреклеләрен берләштерә. Ел саен форум яшьләр сәясәте тармагының бер еллык эшчәнлегенә йомгак ясый һәм киләсе елга эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International