Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» сәламәтләндерү лагеренда «БПЛА пилотлары академиясе: киләчәк операторлары» уза.
Мәктәп катнашучыларын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Россия Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков, «Архангел» Бөтенроссия хәрбиләргә ярдәм фондына нигез салучы һәм җитәкчесе Михаил Филиппов һәм башка дәрәҗәле кунаклар сәламләде.
«Пилотсыз авиация системалары икътисадның төрле секторларында – төзелештә, энергетикада, туризмда, авыл хуҗалыгында актив кулланыла. Без әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге булдык. Өч көн эчендә программаны катнашучыларның өч төркеме үзләштерәчәк, яшьләрне эчтәлекле программа көтә. Катнашучылар БПЛА төзелеше һәм идарәсе турында белә алачак, шулай ук үзләрен радиоэлектрон көрәш һәм разведка чаралары белән эшләүдә сынап карый алачак. Кульминация «Пилотлар узышы» симуляторларындагы ярыш булачак. Алга таба проектны Россиянең башка төбәкләренә дә җәелдерү планлаштырыла. Укуларда республиканың барлык муниципалитетларыннан яшьләр катнаша», - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.
Смена вакытында Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән яшьләр пилотсыз авиация системаларын куллану һәм идарә итү нигезләре белән таныша алачак. Проектның максатлары «Пилотсыз авиация системалары» милли проекты бурычларына туры килә.
«Проект хәрби хезмәткәрләрне һәм махсус хәрби операция ирекле эшчәнлеләрен укыту нигезендә булдырылган. Ул берничә сыйныфка бүленәчәк: симуляторлар, БПЛА җыю, элемтә системалары, радиоэлектрон көрәш һәм разведка. Катнашучыларга мастер - классларны «Архангел» проекты инструкторлары бирәчәк, - дип аңлатты Михаил Филиппов.
«Пилотсыз аппаратлар темасы тулаем илебез өчен дә, аерым алганда Яшел Үзән районы өчен дә бик мөһим», - дип өстәде муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев. Ул якын киләчәктә Россия пилотсыз корабльләр һәм катерлар конструкцияли һәм эксплуатацияли алачагына ышаныч белдерде.
«Мондый укытуны барлык хәрби-патриотик клубларда һәм хәтта мәктәп программасында, мәсәлән, хезмәт дәресләрендә кертергә кирәк дип саныйм. Моның киләчәге бар», - дип өстәде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков.
«БПЛА пилотлары академиясе: киләчәк операторлары» проекты «Архангел» БПЛА мәктәбе» белән берлектә ТР яшьләренең иҗади инициативаларына ярдәм итү ресурс үзәге, ТР Яшьләр министрлыгы ярдәме белән «Авангард» яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү укыту-методик үзәге белән берлектә гамәлгә ашырыла.