13 ноябрьдә «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Балалар иҗат коллективларында традицион халык мәдәниятен өйрәнүгә актуаль якын килүләр» семинар-практикумы узачак.
Семинарда традицион халык мәдәнияте өлкәсендә экспертлар, этнохореография, фольклор вокал, традицион халык костюмы, этник музыка, халык театры юнәлешләре буенча практик педагоглар чыгыш ясаячак. Анда метро-ритмик күнекмәләрне үстерү методикасы, ялгыз биюдә һәм ансамбльдә җырлауда импровизация, яшьләр өчен этномәдәни чаралар уздыру үзенчәлекләре каралачак.
Семинарны алып баручылар арасында:
- Мәскәү шәһәренән этнохореограф, «Россияне» ансамбле составындагы «Русская песня» Мәскәү дәүләт академия театры артист-вокалисты Антон Безлуцкий;
- Липецк шәһәреннән этномузыколог, фольклор башкару буенча белем бирү проектларын алып баручы, «Под облаками» иҗат берләшмәсе катнашучысы Евгений Багринцев;
- Пенза шәһәреннән фольклорчы, Пенза Яшьләр театрының музыка бүлеге мөдире, Пенза мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Этнохудожественное творчество» бүлеге укытучысы, «Ти-ра-ра» фольклор театры җитәкчесе Елена Чудова;
- шулай ук «Крутушка.Балалар» Бөтенроссия этномәдәни сменаларның даими экспертлары Михаил һәм Вероника Толмачевлар (Череповец, Түбән Новгород), музыкант-мульти инструменталист Виктор Климов, традицион костюм өлкәсендә белгечләр Екатерина Багринцева, Анна Прошина (Липецк, Пенза).
Катнашуга балалар иҗат коллективлары җитәкчеләре (фольклор, хореография, вокал, музыкаль башкару, театр һ.б.), балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары һәм башка сәнгать-эстетик тәрбия белгечләре, мәдәни-ял итү учреждениеләре һәм этномәдәни үзәкләр хезмәткәрләре чакырыла.
Семинар-практикум «Крутушка.Балалар» Бөтенроссия мәгариф этномәдәни сменасы кысаларында 2024 елның 10-16 ноябрендә узачак.
Семинарда катнашу бушлай.
Теркәлү сылтама буенча.
Смена бите.
Оештыручылар: Президентның Мәдәни инициативалар Фонды, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге. Смена Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы чаралары исемлегенә керә.