«Театрал йолдызы» тамашачылар премиясе конкурсында Татарстан театрына ярдәм итәчәкбез

2024 елның 8 ноябре, җомга

«Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең «Иске Казан әкиятләре» спектакль-дефилесы театрда иң яхшы социаль проект исеменә тәкъдим ителде.

Татарстан башкаласында «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе инде 8 ел эшли. «Иске Казан әкиятләре» спектакле коллектив хәтерендә йөз еллар сакланган риваятьләрдән һәм тарихлардан үрелгән. Спектакльнең тексты Татарстанда яшәүчеләр «Э-моция» оештырган әдәби конкурска җибәргән рус һәм татар телләрендәге әдәби әсәрләрдән тора.

«Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең режиссеры Неля Суркина Ольга Смирнова җитәкчелегендәге остаханәгә мөрәҗәгать итте. «Йон-Йон»да 20 инвалид белем алган, шуларның 5се проектта эшкә урнаштырылган. Театр рәссамы Марина Родионова катнашында костюмнарның эскизлары эшләнде. Традицион татар мотивларын чагылдырган якты коллекция «Иске Казан әкиятләре» спектакленең сәнгати нигезенә әверелде.

Театрда иң яхшы социаль проект өчен тавыш бирү (башка номинацияләр буенча кебек үк) сылтама буенча 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең иҗаты белән 18 ноябрьдә М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында танышырга мөмкин, анда менталь сәламәтлек турындагы «НормальНо» интерактив спектакле күрсәтеләчәк. Тулырак һәм бушлай теркәлү ВКонтакте төркемендә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International