Яшьләр эшләре министрлыгында районнардагы яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен 50 млн сумлык грант конкурсы проектларын яклау узды. Проектлар 2025 елда гамәлгә ашырылачак. Республиканың 40 районыннан 111 миллион сумлык 90 проект арасыннан Татарстанның төрле яшьләре өчен иң нәтиҗәлеләрен һәм файдалыларын сайлап алырга кирәк. Грант ярдәме яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән, бу «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда яшьләрнең үз-үзен тормышка ашыруына зур ярдәм күрсәтелә – инфраструктураны үстерү, грантлар һәм программалар, төрле юнәлештәге системалы проектлар. Менә инде дүртенче ел рәттән грант конкурсы уздырабыз. Бу безнең учреждениеләрнең урыннардагы яшьләр сәясәтенә өстәмә, бик әһәмиятле ярдәм. Авыл җирендә яшьләрнең үз - үзен тормышка ашыруына, патриотик тәрбиягә, гаилә кыйммәтләрен саклауга, авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләр белән эшләүгә юнәлдерелгән проектларга аерым игътибар бирелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Мәсәлән, Югары Ослан районының яшьләр (яшүсмерләр) клубы «Хәтер вөҗданы» (яшүсмерләр клубы музее каршында оештырылган) эзләү отряды экспедициясен Ленинград — Невский пятачогы өчен каты сугышларның берсе урынына оештырырга планлаштыра. Мамадыш районында авыл яшьләре өчен социаль проектлау буенча укулар, Саба районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен чаралар узачак. Кукмара районында «Сосенка» лагере базасында күрше районнарны чакырып республика ирекле форумын үткәрү планлаштырыла.
Конкурс нәтиҗәләре ноябрь ахырында игълан ителәчәк. Узган ел республиканың 37 шәһәр һәм районыннан 70 проект хупланды.