«БикаФест» - талантлар биредә!

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

22-24 ноябрьдә «Звездный» базасы чын иҗат үзәгенә әверелде. Биредә музыка һәм нәфис сүз белән мавыгучы яшьләр өчен «БикаФест» фестивале узды. Быел «Сәләт» бергәлегенең иң иҗади фестивале 23 нче мәртәбә уздырылды.

«БикаФест» беренче тапкыр 2001 елда  «Сәләт» бергәлегенең якын дусты, фикердәше, автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллин истәлеген мәңгеләштерү максатында уздырылган иде. Төрле еллардагы «БикаФест» җиңүчеләре арасында татар эстрадасының һәм шигъри олимпның якты йолдызлары бар, алар арасында Асылъяр, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина, шагыйрьләр Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәлахов һәм башкалар. Фестиваль ел саен 12 яшьтән 25 яшькә кадәрге иҗат коллективларын һәм аерым башкаручыларны җыя. Биредә алар ике юнәлештә катнаша ала:

1. Музыкаль юнәлеш: җырны иң яхшы автор-башкаручы; иң яхшы җыр башкаручы-коллектив; иң яхшы җыр башкаручы-коллектив; татар халык җырын иң яхшы башкаручы; татар композиторлары әсәрләрен башкаруда иң яхшы академик вокал; эстрада җырын иң яхшы башкаручы;

2. Поэтик юнәлеш: үз әсәрен иң яхшы укучы; башка авторларның әсәрләрен иң яхшы укучы.

Бер ай эчендә фестивальнең оештыру комитеты Татарстанның төрле районнарыннан 200дән артык гариза кабул итте. Аларны җибәргән 120 катнашучы жюри әгъзалары алдында үз сәләтләрен күрсәттеләр. Катнашучыларның географиясе киң: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Әлмәт, Саба, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә, Кукмара, Питрәч, Актаныш, Нурлат, Мамадыш, Теләче, Лениногорск һәм Татарстан Республикасының башка районнары.

Музыкаль юнәлештә катнашучыларны бәяләгән жюри әгъзаларына түбәндәгеләр керә: бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүче, 80нән артык җыр авторы, композитор, җырчы, Рөстәм Бикмуллин исемендәге «БикаФест» республика яшьләр музыкаль-шигъри фестиваленең Гран-при иясе, Сәләт активисты, Музыкаль юнәлеш буенча жюри советы рәисе Ләйсән Арсентьева; җырчы, автор - башкаручы, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы солисты – Илгиз Мөхетдинов; җырчы, Бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүче – Татьяна Ефремова; җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Сәләт активисты –  Илүсә Хуҗина; музыка белгече, педагог, пианистка, беренче «САФ» балалар интернет-радиосы кысаларында «САФ музыка» проектлары җитәкчесе, әйдаман Чулпан Яркаева бәя бирде.

Шигъри юнәлештәге жюри әгъзалары составына шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, «Тантана» премиясе лауреаты, Bella халыкара премиясе лауреаты, Сәләт активисты, шигъри юнәлештәге жюри Советы рәисе – Йолдыз Миңнуллина; шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче, шигърият өлкәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, журналистика өлкәсендә Флорида Әгъзамова премиясе лауреаты, «Таян Аллага» әдәби конкурсының Гран – при иясе, «Йолдызлар шулай куша», «Акча иленә сәяхәт», «Тәмлетамак» китаплары авторы,  Сәләт активисты – Алина Бикмуллина; «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының төбәк этабы җиңүчесе, Туган тел һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсы лауреаты, «Иделем Акчарлагы» яшь язучылар конкурсының «Шигърият» номинациясендә Гран-при иясе, Сәләт активисты – Ләйлә Фаяз; шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, әдәбият белгече; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Bella халыкара премиясе лауреаты, «Рухи байлык» медале иясе, Сәләт активисты – Луиза Янсуар.

Сайлап алу этабында фестивальдә катнашучыларның белем бирү программасында катнашу мөмкинлеге булды. Пентатоника нигезендә татар көйләрен булдыру, үз персонажыңны ачу, әдәби текстлар язу, ораторлык осталыгы, хәзерге татар җырларына сүзләр язу, актерлык осталыгы һ. б. кебек мастер-класслар булды.

Һәр номинациядә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреатлар билгеләнде. «Музыка» юнәлешендә – Рөстәм Хөсәенов, «Шигърият» юнәлешендә – Кәрим Галиев Гран – при ияләре булды. Барлык җиңүчеләрнең исемлеген сылтама буенча табарга була.

Барлык җиңүчеләргә «БикаФест»фестивале партнерларыннан дипломнар һәм истәлекле призлар тапшырылды. Фотосурәтләрне  сылтама буенча табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International