Татарстан Республикасыннан Блогер Анастасия Завьялова «ТопБЛОГ»проекты Медиафорумына чакыру алды

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

 «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының  «ТопБЛОГ» проектының «Медиалаборатория» белем бирү программасына йомгак ясалды. Россиянең барлык субъектларыннан 30047 кешедән гариза килгән, шуларның 540ы – Татарстан Республикасында яшәүчеләр. Программаны узу нәтиҗәләре буенча башкалада декабрь Медиафорумында үз төбәкләрен тәкъдим итәчәк иң яхшы катнашучылар сайланды. Алар арасында Татарстан Республикасыннан блоггер Анастасия Завьялова да бар.

«Топблог» Бөтенроссия мәгариф проекты «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм үз үсеше белән кызыксынган авторларга медиаиндустриядә карьера төзергә ярдәм итә. Проектның яңа дүртенче сезонында катнашучылар өчен ике юнәлеш – «Медиалаборатория» белем бирү трегы һәм тематик блогерлар өчен «Махсус номинацияләр 2.0» конкурсы ачылды. Катнашучылар медиа дөньясында һөнәри үсешкә омтылучылар өчен кирәкле төп белем һәм күнекмәләрне үзләштерделәр.

«ТопБЛОГ» – контент авторлары өчен Россиядә беренче белем бирү проекты, ул инде 4 ел катнашучыларга үзләрен медиасферада табарга, блогерлык күнекмәләрен күрсәтергә ярдәм итә, ә иң мөһиме –  социаль челтәрләрдә үсеш турында тармак лидерларыннан теоретик һәм практик белемнәрнең зур базасын бирә. Проект безнең илдә популяр – 2024 елда «Медиалаборатория» белем бирү трегына гына да Россиянең барлык төбәкләреннән 30 меңнән артык кеше гариза биргән. Бу төрле һөнәр ияләре: иң яшь катнашучыга –  18, ә иң тәҗрибәлесенә –  67 яшь. Әлеге нәрсә һәркемнең цифрлы белем алуга мохтаҗ булуын ассызыклый. «ТопБЛОГ» проектының белем бирү программасына 15 декабрьгә кадәр кушылырга мөмкин», – дип сөйләде «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешма башкарма директоры, «Сенеж» идарәсе остаханәсе ректоры Андрей Бетин.

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «ТопБЛОГ» проектының «Медиалаборатория» мәгариф трегы быел апрель аенда старт алды, Татарстан Республикасыннан 540 гариза бирелгән.

Курс үзебезнең мәйданчыклардагы эш нечкәлекләре турында 60 тан артык теманы колачлады, лекцияләр катнашучыларга үз куркуларын җиңәргә, зур аудиториягә чыгарга, ораторлык сәнгатен күрсәтергә, алга этәрүнең төп инструментларын, продакшн һәм постпродакшн нигезләрен белергә ярдәм итте. Спикерлар сыйфатында Роман Каграманов, Карина Кросс һәм башка популяр блогерлар чыгыш ясады.

Укытуның барлык этапларында авторларны экспертлар: блогерлар, журналистлар, медиаагентлык җитәкчеләре, социаль челтәр белгечләре хуплады. Алар социаль челтәрләрдә катнашучылар тарафыннан булдырылган контентны тикшергәннәр, иң яхшы авторлар рейтингын төзегәннәр, шулай ук блогерларга үз каналларын үстерү буенча киңәшләр биргәннәр.

«Медиалаборатория» белем бирү программасын узу нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар сайлап алынды – алар Россиянең 40 төбәгеннән 84 контент авторы булды. Алар арасында –  Татарстан Республикасыннан уку чорында үзен бик яхшы күрсәткән блогер Анастасия Завьялова.

 Юрист һәм «ТопБЛОГ» проектының икенче сезоны ярымфиналисты, Казаннан блогер Анастасия Завьялова «Просто о праве: Жизнь без барьеров» каналын алып бара, анда ул гади тел белән үз хокукларыңны ничек якларга кирәклеге турында сөйли, язылучыларның сорауларына җавап бирә һәм үз мисалында чикләүләрнең хөкем карары түгеллеген күрсәтә. Стереотипларны бозу һәм җәмгыятькә файдалы булу теләге кызны «ТопБЛОГ»ка китергән. Проектның яңа дүртенче сезонында автор үзенең көчен белем бирү трегында сынап карарга була һәм иң яхшы катнашучыларның берсе була. Анастасия билгеләп үткәнчә, «Медиалаборатория» белем бирү программасы аңа үз-үзенә ышаныч, куркуларын җиңә белү, күп яңа белемнәр һәм мөмкинлекләр бүләк иткән.

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «ТопБЛОГ» проекты ярдәмендә мин белем алдым гына түгел, фикердәшләр дә таптым, үземнең дөрес юлда булуыма ышаныч та таптым. Минем төп максатларым – сыйфатлы контент булдырырга өйрәнү, шулай ук үзеңне күрсәтү һәм үз үрнәгең белән мөмкин булмаганның мөмкин булуын исбатлау, хәтта сәламәтлек белән бәйле нечкәлекләргә дә карамастан. Мин моңа таба беренче адымнарымны ясадым инде», – дип үз фикерләре белән уртаклашты Казаннан «ТопБЛОГ» проектының дүртенче сезоны катнашучысы Анастасия Завьялова.

«Медиалаборатория» белем бирү программасын узу йомгаклары буенча иң яхшы катнашучылар 6-8 декабрьдә Мәскәү шәһәрендә узачак «ТопБЛОГ» проекты Медиафорумына юл тотачак. Авторларны масштаблы эшлекле һәм белем бирү программасы, медиа лидерлары белән очрашулар, популяр блогерлардан мастер-класслар һәм бөтен Россиядән авторлар белән тәҗрибә һәм илһам алмашу көтә. Медиафорумда шулай ук «ТопБЛОГ» проектының 4 сезонына нәтиҗә ясалачак һәм тематик блогерлар өчен «Махсус номинация 2.0» конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк.

Илдә яшәүчеләрнең күбесе «Медиалаборатория» белем бирү программасы белән танышсын өчен, оештыручылар 15 декабрьгә кадәр барлык теләүчеләр өчен программага керү мөмкинлеген ачарга карар кылды. Укулар узу өчен сайтта теркәлергә кирәк.

Программа илебезнең әйдәп баручы социаль челтәрләре белгечләре (VK, Одноклассники, TenChat, RUTUBE, YAPPY), проект партнерлары (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Росатом» дәүләт корпорациясе, Skillbox белем бирү платформасы, «Инсайт Люди» продюсерлык үзәге һ.б.) шулай ук проектның узган сезоннарында конкурс юлын узган һәм проект ярдәмен алган иң яхшы катнашучылар ярдәмендә эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International